Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Әхмәт Рәшиткә 80 яшь 04.04.2016

Якташ язучыбыз Әхмәт Рәшитнең 80 яшьлек юбилеена багышланган "Кояшлы ил" беренче Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап , 10 сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Айнур 1 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. 4 сыйныф укучысы Нестерова Әдилә шагыйрьнең шигырен сәнгатьле сөйләп беренче урын Грамотасын алды . Сабирзянова Язилә (1 сыйныф), Вахитова Рәзилә (2 сыйныф) катнашучы шәһадәтнамәсенә лаек булдылар.
-
Чираттагы ата-аналар җыелышы 04.04.2016

31 мартта чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы узды . Беренче әниләр һәр сыйныф җитәкчесе белән күрешеп сөйләштеләр . Аннары ОГЭ,ЕГЭ ,4 нче сыйныфта Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрү өчен башкарыла торган эшләр турында чыгышлар булды . Әти -әниләргә балаларның тормыш куркынычсызлыгын саклау , сәламәтлекләрен кайгырту мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр җиткерелде .
-
Кошлар көненә багышлап үткәрелгән рәсемнәр конкурсы 04.04.2016

Кошлар көне уңаеннан игълан ителгән конкурс ахырына якынлашты . Фотода иң актив укучылар .
-
Кошлар көненә багышланган КВН 02.04.2016

Кошлар көне уңаеннан 7нче һәм 8нче сыйныфлар "Аккош" һәм "Карлыгач " командаларына бүленеп КВН үткәрделәр . Ярышта "Карлыгач" командасы җиңүгә иреште.
-
Сыерчык оялары ясадык 01.04.2016

Ел саен үткәрелә торган сыерчык оялары конкурсы быел да мәктәбебездә зур активлык белән үтте .Конкурста аеруча башлангыч сыйныф укучылары бик актив катнашты. Алар ясаган оялар кошчыкларга күңеленә хуш килер диеп ошанып калабыз.
-
Укытучылар киңәшмәсе 30.03.2016

3 чирек нәтиҗәләренә анализ ясау юнәлешендә укытучыларның чираттагы педсоветы булды . Һәр сыйныф укытучысының өлгерешенә ,сынау формасында үткән ОГЭ һәм ЕГЭ нәтиҗәләренә ,дәресләрләрдән тыш үткәрелгән чараларга анализ ясалды . Күптән түгел курсларда булып кайткан завуч Р.Ф.Хәйруллина ФГОС мәсьәләләре белән бәйле кайбер яңалыкларны , тәләпләрне җиткерде .
-
Барысын да белергә телим ! 30.03.2016

23 март көнне Буа шәһәренең 5 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен "Барысын да белергә телим " район конференциясе үткәрелде . Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Шарафутдинова Алсинә конференциядә катнашып беренче урынны яулады . Җитәкчесе Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы .
-
Каникуллар алдыннан линейка 17.03.2016

3 нче чирекнең соңгы көннәре . Бүген гомуми линейкада укуга йомгак ясалды. Төрле конкурсларда катнашып, урын алган укучыларга Грамоталар тапшырылды. Язгы каникулга эш планы белән таныштырылды. Сыйныф җитәкчеләре класс җыелышларында язгы каникул вакытына инструктаж үткәрделәр.
-
Ният 16.03.2016

“Ният-2016” фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды. Буалылардан тыш, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия республикалары, республиканың Идел аръягы районнары коллективлары да катнаштылар. Д.Салиховның "Язмыш" драмасы белән Аксу урта мәктәбе укучылары 1 урынны яуладылар .Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбият укытучылары,Хәйруллина Р.Ф.,Идиятуллина Г.Т.,Гобәйдуллина И.И.
10 нчы сыйныф укучысы Шарафутдинов Айнур «Иң яхшы ир-ат»номенациясендә 1 Дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Тимурчылар 11.03.2016

10 нчы март көнне бишенче сыйныф укучылары дәресләрдән соң, ялгыз яшәүче әбиләргә булышырга бардылар.Тимурчылар бик тырышып эшләделәр.Җитәкчеләре
Идиятуллина Гульназ Тафкилевна.






