Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Безопасное колесо -2017 05.05.2017

Район үзәгендә 5 май көнне "Безопасное колесо-2017" бәйгесе булып үтте . 2-3-6 сыйныф укучыларыннан торган комадабыз бәйгедә катнашып ППД номинациясендә икенче урынна яулады .
-
Шигырь бәйрәме. 29.04.2017

Г.Тукай туган көнгә багышлап, авылыбызның мәдәният йортында зур шигърият кичәсе булды. Барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр булган укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Иң уңышлы чыгыш ясаучыларга Аксу авылы китапханәсе мөдире грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Математик конференция 28.04.2017

28 нче апрельдә район күләмендә математик конференция үтте. Укучылар 3 номинациядә көч сынаштылар. Анда мәктәбебездән математика укытучылары җитәкчелегендә әзерләнгән 2 укучыбыз чыгыш ясады. “Мой первый проект” (“ Минем беренче проектым”) номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы өченче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Бөтенроссия ТИН дәресе 28.04.2017

Гражданнар оборонасы буенча Россия Федерациясе , Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хаты нигезендә мәктәптә Бөтенроссия ТИН дәресе үткәрелде. Дәрестә1 нче номерлы төбәкара коткару отрядының Буа филиалыннан , Буа пожар сүндерү бүлегеннән , Аксу авылы фельдшер - акушерлык пунктыннан вәкилләр катнашты . Алар балаларга "Куркынычсыз каникуллар " дигән темага чыгышлар ясадылар ,практик дәресләр күрсәттеләр .Укучылар бик игътибар белән тыңладылар.
-
Бәйге җиңүчеләре 26.04.2017

2017 нче ел Россиядә экология елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан район күләмендә бик күп бәйгеләр үткәрелде. Мәсәлән. “Сохраним природу Татарстана”, “Зеленая планета” бәйгеләре шундыйлардан. Безнең укучыларыбыз бу бәйгеләрдә бик теләп катнашалар: матур-матур рәсемнәр ясыйлар һәм призлы урыннарга лаек булалар. “Сохраним природу Татарстана” рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр-башлангыч сыйныф укучылары.
-
“Зеленая планета” 26.04.2017

“Зеленая планета” бәйгесе җиңүчесе- - 1 нче сыйныф укучысы.
-
Мәктәптә Тукай укулары 26.04.2017

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә тәнәфес вакытларында укучылар көн дәвамында Г.Тукай шигырьләрен укыдылар. Һәр укучы (1 сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр) Г.Тукайның үзе яраткан шигырен яңгыратты. Шулай итеп без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. ВПР. 11 класс 25.04.2017

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген, 25 нче апрельдә, 4 нче сыйныф укучылары математикадан, 11 нче сыйныф укучылары физика фәннәреннән эшләделәр. Укучыларга алдагы фәннәрдәге эшләрендә дә уңышлар телибез.
-
Спортчы егетләребез 24.04.2017

22 нче апрельдә “Спортлы Татарстан” (Спортивный Татарстан”) кысасында мәктәпнең милли көрәш буенча җыелма командасы Иске Суыксу авылында уздырылган Җамалтдинов Р.М. исемендәге ярышларда катнашты. 6,7 нче сыйныф укучылары үз авырлыкларында 2 нче, 3нче урыннарга лаек булдылар. Җиңүче грамоталары һәм призлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, егетләр! Без җиңүче егетләребез белән горурланабыз!
-
Конференция имени Толстого 22.04.2017

21 апреля в Казани на 15 республиканской научно - практической конференции им. Л.Н. Толстого ученик 11 класса, с работой "Голоса из ада" (по произведениям В. Шаламова и И. Салахова "Колымские рассказы") награжден Дипломом 1 степени. Научный руководитель : учитель русского языка и литературы. Наши поздравления!!!






