Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Сыйныф ата-аналар җыелышлары 28.10.2016

28нче октябрьдә 9,11 сыйныф укучыларының сыйныф ата-аналар җыелышы булды . Җыелышта укучылар үзләре дә катнашты . Анда ЕГЭ һәм ОГЭ,ГВЭ га әзерлек буенча эшләгән эшләрнең нәтиҗәләре турында сөйләштек . "Единый урок безопасности в сети Интернет" кысаларында ата-аналарга интернет челтәрендә балаларның саксыз эш итүләре , рөхсәт ителмәгән сайтларга керүләр, оешмалар белән элемтә урнаштырулары нинди фаҗигаләргә китерүе турында аңлатылды .
-
Безопасность в сети Интернет 24.10.2016

"Безопасность в сти Интернет " дигән тема астында мәктәбебездә төрле эшләр планлаштырылган . Шул уңайдан 24 ноябрь көнне түбәндәге темаларга класс сәгатьләре узды . 1сыйныф - Интернет челтәрендә куркынычсызлык ; 2-4 сыйныфларда - Балалар һәм интернет ; 3 сыйныф - Куркынычсыз интернетның 7 кагыйдәсе ; 5-6 сыйныф - Безопасный интернет ; 7 -8 сыйныф- Безопасность детей в сети Интернет ; 9 сыйныф - Страдания от Кибермании ; 10 сыйныф - Интернет за и против ; 11 сыйныф - Этика и правила безопасности в сети Интернет .
-
Уроки финансовой грамотности 24.10.2016

В рамках акции «Дни финансовой грамотности в учебных заведениях » учащиеся нашей школы участвовали в онлайн уроках ЦБ РФ. Особо заинтересовало ребят уроки на темы «Азбука страхования», «Моя профессия-бизнес-информатик» и другие. Школьники получили знания по поводу взаимоотношений государства и гражданина в финансовой сфере.
-
Укытучыларны зурладык 06.10.2016

5 нче октябрь -Укытучыларның һөнәри бәйрәме зурлап билгеләп үтелде . Бәйрәмгә олы буын - ветеран укытучыларыбыз да килде. Укучылар исә бик матур концерт күрсәттеләр . Бәйрәм үткән мәктәп еллары хатирәләрен яңартып , бүгенге яңа технологияләр , мәктәбебезнең уңышлары турында фикерләшеп үтте .
-
Гражданнар оборонасы дәресе 05.10.2016

Мәктәптә бөтен Россия буенча уздырыла торган бердәм Гражданнар оборонасы дәресе булып үтте . Дәресне ТИН укытучысы үткәрде . Дәрестә укучыларга Татарстан гражданнар оборонасы тарихы , аның хәзерге бурычлары турында аңлатылды . Дәрес ахырында видеофильм күрсәтелде.
-
Старт контроль эшләре. 28.09.2016

5 нче сыйныфларда Старт контроль эшләре башланды. Ул рус теле, математика, литературное чтение фәннәре буенча уздырыла. Укучылар да, әти-әниләр дә анкеталар тутыралар. Шулай итеп укучыларның башлангыч сыйныфлардан урта сыйныфларга нинди белемнәр белән күчкәнлекләре ачыклана. Укучылар, һичшиксез, үзләрен урта һәм югары сыйныфларда укырга лаеклы икәнлекләрен исбатларлар. Игътибар! Старт! Марш!!!
-
9 һәм 11 нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы 23.09.2016

23 нче сентябрь көнне 9-11 нче сыйныф укучыларының сыйныф ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучылар үзләре дә катнаштылар. Җыелышта БДИ га әзерлек эшләре турында сөйләшенде;Рособрнадзорның 29.08.2016 көнне килгән хаты укып тикшерелде; уку елы дәвамында эшләнәсе эшләр планы белән таныштырылды. Фән укытучылары имтиханга әзерләнү үзенчәлекләре һәм кайбер яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырдылар.
Завуч имтиханнарга әзерлек өчен консультацияләр графигын җиткерде һәм шул график нигезендә системалы эшләргә чакырды
-
Олимпиадалар башланды 22.09.2016

Район мәгариф бүлеге һәм мәктәп директоры приказлары нигезендә мәктәптә Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы башланды . График нигезендә укучылар олимпидада катнашалар . Мәктәптә барлыгы 13 фәннән олимпиада үтәчәк . Уңышлар һәм җиңүләр сезгә.
-
Бердәм мәдәният дәресе 17.09.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен 16 сентябрь көнне бердәм мәдәният дәресе үткәрелде . Ул башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәният көндәлекләре" тапшыруга багышланды . Дәрескә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә килде . Мәктәп завучы Хәйруллина Р.Ф. балаларны һәм әниләрне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчесе А.М.Сибгатуллин хатының эчтәлеге һәм район мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф. Ханбиковның приказы белән таныштырды . "Мәдәният көндәлеге" белән эшнең балалар өчен дә ,өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм файдалы эш икәнен аңлатты. Шулай ук авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.Җ, ,мәктәп китапханәсе мөдире Шәфигуллина Д.М. балаларны китап укырга чакырып ,көндәлекләр белән эшләгәндә уңышлар һәм җиңүләр теләделәр . Үткән уку елында җиңүчеләр Сабирҗанова Язилә һәм Сәмитова Алинәләр булган иде, аларның сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Г.Ф. эштәге тәҗрибәсе белән уртаклашты .Дәрес бик җанлы һәм эчтәлекле узды . Балаларга да , әниләргәдә бу мавыктыргыч зур эшләрендә уңышлар телибез .
-
Эвакуация уен эш тугел 09.09.2016

8 сентябрь көнне алдан төзелгән план нигезендә мәктәптә укучыларны һәм эшләүче персоналны эвакуацияләү буенча өйрәтү үткәрелде . Янгыр булу сәбәпле, эвакуация урамнан спорт залына күчерелде . Нормативны алдан үтәгәнгә һәм кимчелекләр аз булу сәбәпле, мәктәпнең гражданнар оборонасы штабы өйрәнүләргә "яхшы" билгесе куйды .






