Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Агроэкология һәм география 14.04.2017

12 апрель көнне Буа шәһәре 5 нче гимназиядә “Экология һәм без” дигән экологик конференция үтте. Шушы конференциядә “Агроэкология һәм география” секциясендә безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы уңышлы чыгыш ясады. Аның чыгышын югары бәяләп I дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән алды.
-
“Елмаю бүләк итәм!” бәйгесе җиңүчесе 13.04.2017

Беренче апрель-көлке көне уңае белән “Салават күпере” журналы үткәргән “Елмаю бүләк итәм!” бәйгесендә мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы үзе язган юмористик хикәясе белән катнашты һәм журнал редакциясенең “Җиңүче дипломы” һәм бәйгенең логотибы төшерелгән футболка белән бүләкләнде. Афәрин! Алга таба да уңышлар һәм балалар өчен чыга торган газета-журналларны яратып укучы һәм аларның даими хәбәрчесе булып калуыңны телибез!
-
"Экояз" дәвам итә 13.04.2017

“Экояз” кысаларында укучыларыбыз мәктәп яны территориясен чистартуда актив эшләделәр. 5 нче сыйныф укучылары мәктәптә техник хезмәткәрләргә булыштылар: Гөлләргә сулар сиптеләр, идәннәр юдылар.
-
"Арктикага" сәяхәт 10.04.2017

7 нче апрель-Халыкара сәламәтлекне саклау көне уңаеннан 6 нчы апрель көнне мәктәбебез укучылары Буа шәһәрендәге Боз сараена тимераякта шуарга бардылар.Укучыларыбыз шулай сәламәт яшәү рәвешенә дә тугрылыклы булуларын күрсәттеләр. Бозда шуу һәр балага да ошаган.Экскурсияне оештыручыларга да, сыйныф җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле булдылар. Һәрвакыт шулай спорт белән дус булыгыз, балалар!
-
Яз килә җырчы кошлары белән... 10.04.2017

1 нче апрель-халыкара кошларны яклау һәм саклау көнен укучылар ел саен көтеп алалар. Бу көнне традиция буенча 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары үзара ярышалар: кошлар темасына КВН үткәрәләр. Ул быел да “Сандугачлар” (7 с.) һәм “Карлыгачлар” (8с.) командалары ярышы формасында бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Ике команда да бик теләп һәм тырышып әзерләнгәннәр. Канатлы дусларыбызга яңа оялар да ясаганнар. Дусларыбыз рәхим итсеннәр!
-
“Без бергә” фестивале. 10.04.2017

Районда “Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үтте. Татарстан халыклары биюләренә багышланган бәйгедә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф кызлары рус халык биюе белән чыгыш ясадылар, ә 3 нче сыйныф укучысы Н.Дәүлинең “Мин песнәгемне сагынам” хикәясеннән өзек өйрәнеп, сәнгатьле сөйләм номинациясендә катнашты.
-
Акция “Что такое ГТО?” “Нәрсә ул ГТО?” 10.04.2017

Мәктәбебездә шундый тема астында акция узды. Укучылар бик актив катнаштылар. Һәрберсе ГТО турында фикерләрен белдереп, сорауларга җаваплар язып, стенага куелган газетага карточкалар ябыштырдылар.
-
"Скажи,НЕТ" 10.04.2017

-
“Экояз” акциясе 05.04.2017

Апрель аенда “Экояз” дигән акция старт алды. Укучылар язның беренче хәбәрчеләре-сыерчыклар өчен яңа оялар ясадылар. Аларны мәктәп бакчасындагы агачларга беркетеп куйдылар. Оялар экологик яктан чиста һәм өр-яңа материалдан эшләнде. Канатлы дусларыбыз сау-сәламәт булсыннар; матур-матур балалар чыгарсыннар.
-
Югары Лащи мәктәбендә консультациядә. 31.03.2017

“Умные каникулы” проекты кысаларында 27 нче март көнне Югары Лащи мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәпара консультацияләр оештырылды. Безнең мәктәптән 6 укучы барып кайтты. Алар математика, рус теле, физика фәннәре буенча башка мәктәп укытучыларыннан консультацияләр алдылыр. Безнең укучыларга бигрәк тә математика фәненнән үткәрелгән консультация ошаган. Алар бер вариантның 2 нче бүлеге биремнәрен эшләгәннәр. Консультацияләр турында укучыларның әти-әниләре дә уңай фикерләрен белдерделәр. Мондый чараларның үткәрелүе бик әйбәт: балалар узара аралашалар, бер-берсен таныйлар, белемнәрен чагыштыралар, дигән фикерләрен әйттеләр алар.






