Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Истәлек" музеена экскурсия 06.12.2014

Бу атнада укучылар авылыбыз Мәдәният йортында яңа гына ачылган "Истәлек" музеена экскурсиягә бардылар. Авыл халкыннан җыелган экспонатлар укучылрны бик кызыксындырды. Музейдагы материаллар авылыбыз тарихы, аның күренекле кешеләре белән танышу мөмкинлеге тудырды.
-
М.Ю.Лермонтовның тууына 200 ел 05.12.2014

5 нче декабрь көнне М.Ю.Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә тулысы белән әдипнең тормышы яктыртылды. Ул презентация белән үрелеп барды. Залда тулаем XVIII гасыр мөхите хөкем сөрде. Чыгыш ясаучы кызлар кигән күлмәкләр, егетләрнең костюмнары, шәмдәлләр,декорация безгә 2 гасыр элеккеге тормышны күзалларга ярдәм итте. Кичәдә авторның әсәрләре, шул чор көйләре яңгырады. Балдан күренешләр, биюләр күрсәтелде.
Рус теле һәм әдәбияты укуытучылары Фатхелзинанова Глүзә Зәкинур кызына һәм Фәррәхетдинова Зилә Назыйм кызына бай эчтәлекле кичә уздырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 04.12.2014

Бүген мәктәбебездә "Син законны беләсеңме?"дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Анда Баулы муницпаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Халитова Айгөл Риф кызы да катнашты.
Укучылар бу чарада коррупциягә каршы көрәш турында күп мәгълүмат алдылар , видеороликлар карадылар. Сыйныф сәгате бик файдалы үтте.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 04.12.2014

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы уңаеннан мәктәптә плакатлар бәйгесе үтте. Бу бәйгедә I урынны-6 нчы сыйныф, II урынны-7 нче сыйныф, III урынны- 5 нче сыйныф укучылары алды.
-
" Бию дөньясы" халык биюләре бәйгесе 03.12.2014

Баулы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында узган "Бию дөньясы" халык биюләре бәйгесендә чыгыш ясап, безнең мәктәп укучыларының "Наяннар" бию төркеме II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!
-
Билгесез солдат көненә сыйныф сәгатьләре 03.12.2014

Бүген мәктәптә Билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Әниләр көненә рәсемнәр күргәзмәсе 29.11.2014

Бу атнада башлангыч сыйныф укучыларының Әниләр көненә багышлап ясалган рәсемнәр күргәзмәсе үтте.
-
Әниләр көне 28.11.2014

Бүген Ф.Яруллин музей-йортында, мәктәбебез укучылары катнашы белән, Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Анда авылыбызның хөрмәтле әниләре чакырылган иде. Укучылар әниләр алдында Ф.Яруллинның "Кояштагы тап" дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Залда укучыларның әниләргә багышлап ясалган рәсемнәреннән күргәзмә төзелгән иде. Шулай ук бәйрәмдә укучыларның әниләре турында язган шигырьләре,хикәяләре яңгырады.
-
Музыка укытучыларының район семинары 26.11.2014

Бүген мәктәбебездә музыка укытучыларының район семинары үтте.
-
Әдәби-музыкаль кичә 26.11.2014

Бүген мәктәбебездә Бәек җиңүнең 70-еллыгына багышланган "Сугыш елы җырлары" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә узды.











