Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2015

3нче сентябрь көнне унбер ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле булган искә алу линейкасы узды. Ул шул фаҗигагә дучар булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Линейкада шулай уку куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртелеп кителде. Сыйныфларда укучылар, инструктажлар үтеп, кул куйдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 02.09.2015

Уку елы башлану уңаеннан бүген мәктәбебездә сыйныф ата-аналар җыелышлары үтте. Соңыннан, сайлау алды агитациясе белән бәйле рәвештә, район администрациясе вәкилләре катнашында авыл җыены узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Быелгы уку елында мәктәп бусагасын 21 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Мин cәләтле!" 01.09.2015

Яңа уку елы "Мин сәләтле!" дигән исем астында узган сыйныф сәгатьләреннән башланып китте. Укучылар бу дәрестә сәләтле кешеләр турында сөйләшеп кенә калмадылар, алар белән очрашып, җанлы әңгәмә дә кордылар. Гомумән, "Булган сәләтне ничек үстерергә?" һәм "Тормышта зур уңышларга ничек ирешергә?"дигән сорауларга да бергәләп җавап эзләделәр. Ә башлангыч сыйныфларда уен алымнары да кулланылды.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

Җәйге каникулларның беренче көне булуга карамастан, мәктәбебез ишегалды бүген балалар тавышыннан гөрләп торды. Чөнки 1 июнь- Балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәптә зур бәйрәм- Кече сабантуй үтте. Балалар бәйрәмдә төрле уеннарда катнаштылар, футбол уйнадылар , асфальтка рәсем ясадылар, биеделәр һәм боларның барысы өчен дә күптөрле призлар алдылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2015

Бүген мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.
-
Һөнәри осталык ярминкәсе 20.05.2015

20нче май көнне мәктәбебез укучылары башкалабыз Казанда үткән Һөнәри осталык ярминкәсендә булып кайттылар.
-
Болгар шәһәренә сәяхәт 16.05.2015

Бүген мәктәбебез укучылары борынгы Болгар шәһәренә экскурсиягә бардылар.Укучылар Болгар дәүләте тарихы белән танышып, бик күп яңалыклар белеп ,борынгы истәлекләрне күреп кайттылар.
Бай эчтәлекле һәм кызыклы сәяхәт барыбызга да бик ошады.
-
Үлемсез полк 08.05.2015

Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан бүген авлыбыз урамнарыннан Үлемсез полк үтте.
Мәктәп укучылары, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының портретларын тотып , аларны искә алыр өчен, обелиск янына бардылар.
-
Митинг 08.05.2015

Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган яңа обелиск ачу тантанасы үтте.











