Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Туган тел көне 21.02.2015

21 нче февраль көнне Туган тел көне буларак билгеләп үтелде. Районда уздырылган бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты, аларның рус теле һәм әдәбияты өлкәсендәге уңышлары билгеләп үтелде.
Мәктәптә күренекле рус язучысы Константин Симоновның тууына 100 ел тулуга багышланган стена газетасы чыгарылды.
-
"Һәр көн изгелек кыл!" акциясе 18.02.2015

Җиңүнең 70- еллыгы уңаеннан укучылар авылыбыз урамнарына "Һәр көн изгелек кыл !" акциясе үткәрергә чыктылар.
-
Муса Җәлил истәлегенә экспозиция 12.02.2015

Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне белән бәйле рәвештә ,язучының тормышы һәм иҗатына багышланган экспозиция оештырылды. Анда әдипнең әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр, тормышы һәм иҗаты белән бәйле китаплар, башка төр материаллар урын алды.
-
Китаплар күргәзмәсе 09.02.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп китапханәсендә сугыш елы истәлекләренә багышланган китаплар күргәзмәсе төзелде.
-
Ветеран белән очрашу 06.02.2015

Бу атнада укучыларыбыз Уба авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камалтдинов Фаразетдин абый белән очрашуга бардылар.
-
Җиңүнең 70-еллыгына реклама плакатлары 03.02.2015

Бү атнада мәктәбебез укучылары авылыбыз буенча Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган реклама плакатлары беркетеп чыктылар.
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2015

Бүген мәктәбебездә Студентлар белән очрашу кичәсе узды. Югары уку йортларында укучы студентларыбыз укучыларга үзләре укыган уку йорты турында, студент тормышы турында бик кызыклы итеп сөйләделәр . Укучылар студентларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Алар студентларга дип концерт номерлары да әзерләгән иде. Соңыннан уеннар булды. Кичә бик кызыклы үтте.
-
Медальләр тапшыру 28.01.2015

Бүген авылыбыз мәдәният йортында Кызылъяр авыл җирлегенең 2014 нче ел нәтиҗәләренә багышланган отчет җыелышы узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Гатиятуллин Кызылъяр мәктәбен былтыр бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Гүзәл Инсапова белән Ландыш Хәмитовага алтын медальләр тапшырды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 27.01.2015

Бүген 8 нче сыйныф укучылары сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелиск тирәсен кардан чистарттылар.
-
"Сәламәтлек" акциясе. 24.01.2015

Бүген мәктәптә "Сәламәтлек"акциясе үтте. Укучылар аны үзләре оештырды. Алар шул темага кагылышлы әңгәмә корды, төрле тренинглар үткәрде, презентация карады. Акциянең икенче өлеше спорт залында үтте. Укучылар анда эстафета уеннары үткәрде, гандбол уйнады . Соңыннан барысы бергә "Без сәламәт яшәү!" яклы дигән плакат ясады.











