Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
"Зимняя добровольческая школа-2015" 23.01.2015

23нче, 24 нче гыйнвар көннәрендә Баулы шәһәренең "Ватан" клубында Яшьләр үзәге югары сыйныф укучылары өчен "Зимняя добровольческая школа-2015" укулары үткәрде. Бу ике көндә укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды. Мәктәпләрдә акцияләр үткәреп, аларның видеороликларын әзерләп күрсәтте. Моңдый укулар ел да булса иде, дигән теләктә калды укучылар. Безнең мәктәптән бу укуларда 8 нче сыйныф укучылары Фатхутдинова Миләүшә һәм Давлетшин Кәрим катнашты.
-
Чаңгы ярышлары 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне Зәй шәһәрендә узган чаңгы ярышларында катнашып, 11нче сыйныф укучысы Габидуллина Алсу уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
-
Очрашу 20.01.2015

20 нчы гыйнварь көнне Баулы шәһәреннән психолог Венера Романовна укучылар белән очрашуга килде. Ул укучыларга тормыштагы авырларга бирешмәскә киңәш итте, кыен очраклардан чыгу юлларын өйрәтте. Соңыннан теләкләре булган укучылар белән индивидуаль әңгәмә алып барды.
-
Ата-аналар җыелышы 20.01.2015

Бүен мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Анда Баулы шәһәреннән психолог Венера Романовна да катнашты. Ул соңгы вакытларда балалар арасында ешайган суицид очраклары турында сөйләде.Әти-әниләр бүгенге авыр тормыш шартларында балалары өчен терәк-таяныч, ярдәмче һәи киңәшче булырга тиешлеге турында әйтте.
-
Чаңгы ярышлары 17.01.2015

5 нче,17 нче гыйнвар көннәрендә Баулы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында узган чаңгы ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты. 11 нче сыйныф укучысы Габидуллина Алсу III урын, мәктәп командасы III урынны яулап кайтты.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 29.12.2014

Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үтте.
-
"Чисталык сәгате" 25.12.2014

Бүген мәктәптә "Чисталык сәгатьләре" үтте. Укучылар анда экологиягә караган күп кенә мәсьәләләрне карап үттеләр. "Җиребезнең киләчәге бүгенге яшьләр кулында" темасына сөйләшү үткәрделәр. "Җиребезне саклыйк!" исеме астында плакатлар ясадылар.
-
Газеталар бәйгесе 20.12.2014

Бу атнада мәктәбебездә Яңа елга багышланган стена газеталары бәйгесе үтте.
-
Сәламәтлек театры 19.12.2014

Бүген мәктәбебездә авылыбыз Мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар театр түгәрәгенең чыгышы үтте. Алар укучыларыбыз игътибарына сәламәт яшәү рәвешенә чакыруга багышланган "Сәламәт булыйк!" исемле мини-спектакль әзерләгәннәр . Яшь артистларның чыгышы укуучыларыбызга бик ошады . Зур рәхмәтебезне белдереп, иҗади уңышлар телибез!
-
"Говорим и поем по-английски" 16.12.2014

16нчы декабрь көнне Баулы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында "Говорим и поем по-английски" район фестивале үтте. Безнең мәктәп укучыларыннан торган трио төркеме: Галиуллина Алсу, Гилазова Дилбәр, Сахипгареев Инзил почетлы III урынны алды. Афәрин, укучылар!











