Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Язгы изгелек атналыгы" 22.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 22нче апрель көнне Фәнис Яруллин музей-йортында тыл ветераннары белән очрашу узды. Ветераннар укучыларга сугыш елларына туры килгән авыр балачак истәлекләрен сөйләделәр. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ветераннар хөрмәтенә әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр. Очрашу барыбызга да бик ошады.
-
Космонавтика декадасы 22.04.2015

Космонавтика декадасы уңаеннан бу атнада мәктәптә "Краски космоса" исемле рәсем бәйгесе үтте.
-
Ф.Яруллин әкиятләре буенча КВН. 22.04.2015

22 нче апрель көнне 5 нче, 6 нчы, 7нче сыйныфлар арасында Ф.Яруллин әкиятләре буенча КВН үтте. Анда 6нчы сыйныф укучылары җиңде.
-
"Язгы изгелек атналыгы" 21.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 21 нче апрель -"Дуслык көне" буларак билгеләп үтелде. Югары сыйныф укучылары бу көнне мәктәптә кечкенәләр өчен төрле тренинглар үткәрде.
-
Куркынычсыз юлда йөрү. 18.04.2015

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары арасында "Куркынычсыз юлда йөрү" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте.
-
Шимбә өмәсе 18.04.2015

Бүген Шимбә өмәсе узды. Укучылар мәктәп янын җыештырды.
-
Юбиляр язучыларга багышланган газеталар бәйгесе. 17.04.2015

Туган тел айлыгы уңаеннан бу атнада урта һәм югары сыйныф укучылары арасында юбиляр язучыларыбызга багышланган стена газеталары бәйгесе үтте.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 17.04.2015

Туган тел айлыгы уңаеннан бүген мәктәбебездә шигырь укучылар бәйгесе узды. Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында 4 нче сыйныф укучысы Низамова Ралина, урта сыйныфлар арасында 5 нче сыйныф укучысы Идрисов Айнур, югары сыйныфлар арасында 8 нче сыйныф укучысы Зянгареева Әдилә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Миннегәрәева Алсу җиңүче дип табылды.
-
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 15.04.2015

Туган тел айлыгы уңаеннан бүген мәктәбебездә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды. Укучылар бу көнне түшләренә акция эмблемасын тагып йөрде һәм бары тик үз туган телебездә генә аралашырга тырышты.
-
Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан 11.04.2015

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек дәвам итә.
Бу атнада мәктәбебез кайнап торды,кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде, чөнки мәктәпнең һәр укучысы үз куллары белән кызыл канәфер чәчәкләре ясады.
Җиңү бәйрәме көнне укучылар бу чәчәкләрне сугышта һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә куячак.











