Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Весенняя добровольческая школа-2015" 10.04.2015

10 нчы апрель көнне Баулы шәһәренең "Ватан" клубында Яшьләр үзәге югары сыйныф укучылары өчен "Весенняя добровольческая школа- 2015" укулары үткәрде. Безнең мәктәптән бу чарада 8 нче сыйныф укучылары Фазлеев Айбулат, Давлетшин Кәрим, Фатхутдинова Миләүшә катнашты.
-
Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан 10.04.2015

Бүген Ф. Яруллин музей-йортында "Әткәй төсе тыныч көннәрдә..." дип исемләнгән кичә узды. Кичә Фәнис аганың сугышта һәлак булган әтисе Гатаулла абыйның фронт хатлары белән бәйләп алып барылды.
Бу чарада 35 ел гомерен Баулы шәһәрендә баларга инглиз теле укытуга багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Миннуллина Галина Васильевна да катнашты. Галина Васильевна балалар өчен Фәнис Яруллинның "Яз кайда кышлый?" исемле әкиятен ,инглиз теленә тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып чыгарган. Ул ,укучылар белән җанлы әңгәмә корып, истәлеккә китапларын бүләк итте.
Кичә бик эчтәлекле булды, укучыларга бик ошады.
-
Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан 10.04.2015

Бүген авылыбыз китапханәсендә "Зур сугышның нәни геройлары" дип исемләнгән Батырлык сәгате үтте. Ул сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерларга багышланган иде.
Китапханәче Зөлфия Рафаил кызы укучыларга герой -пионерлар турында сөйләде, презентация күрсәтте. Укучылар сугыш турында, сугыш елларында балалар күрсәткән батырлыклар турында шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан бергәләп викторина уенында катнаштылар.
-
Космонавтика көне 10.04.2015

10 нчы апрель көнне мәктәптә Космонавтика көне уңаеннан 7нче, 8нче сыйныф укучылары арасында "Йолдызлы сәгать" уены үтте .
Физика укытучысы Ландыш Равилевна укучыларга космонавтика турында сөйләде, презентация күрсәтте.
Уен бик кызыклы үтте. Нәтиҗәдә ике команданың да баллары тигез дип табылды.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гала-концерт 09.04.2015

9 нчы апрель көнне Баулы шәһәренең 7 нче санлы урта мәктәбендә Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан район мәктәпләре укучыларының гала- концерты үтте. Анда безнең мәктәпнең икенче сыйныф укучылары җырлады.
-
"Менеджер" эшлекле уены 07.04.2015

7 нче апрель көнне Баулы шәһәренең 5 нче санлы урта мәктәбендә "Менеджер" эшлекле уены үтте. Анда барлыгы 9 район мәктәбе катнашты. Бу уенда безнең мәктәп укучылары да чыгыш ясады.
-
Профориентацион эш 07.04.2015

Бүген мәктәпкә Баулы шәһәренең Эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре килеп, 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары белән профориентацион эш алып бардылар.
-
Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан 06.04.2015

Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан, һәр атнаның линейкасында укучылар фронт хатлары укыйлар. Аны һәр атнада бер сыйныф әзерли.
-
Шимбә өмәсе 04.04.2015

Бүген мәктәптә Шимбә өмәсе үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 03.04.2015

3 нче апрель көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы узды.











