Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Бүген мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Анда кунакка Кыш бабай белән Нәүрүзбикә килеп, үзара кәч сынашты, һәм төрле уеннар узды.
-
Смотр концерты 19.03.2015

Бүген Баулы шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә район мәктәпләренең смотр концерты чыгышлары башланып китте. Ул Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган иде.
Бүгенге бәйгедә 6 нчы, 7 нче санлы шәһәр мәктәпләре, Кызылъяр, Крым-сарай, Александровка авыл мәктәпләре укучылары көч сынашты. Афәрин, укучылар!
-
Әлифба бәйрәме 18.03.2015

18 нче март көнне 1нче сыйныф укучылары Әлифба бәйрәмен билгеләп үтте. Нәниләр үзләренең укуга осталыкларын күрсәттеләр. Әлифбага рәхмәт әйтеп, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Изгелек атналыгы 16.03.2015

"Изгелек атналыгы" уңаеннан бу атнада мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары " Китапларга ярдәм ит!" дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Укучылар, мәктәп китапханәсеннән тузган китапларны сайлап алып, аларга " икенче тормыш" бүләк иттеләр: ремонтлап, китапханәгә тапшырдылар. Аларга бу эштә китапханәче Миләүшә апалары һәм сыйныф җитәкчеләре ярдәм итте.
Изге эшегез өчен барыгызгы да зур рәхмәт!
-
Шимбә өмәсе 14.03.2015

Бүген мәктәбебездә Шимбә өмәсе узды: мәктәп фундаменты кардан чистартылды.
-
Шигырь бәйгесе 11.03.2015

Бүген Баулы шәһәренең 4 нче санлы Гимназия мәктәбендә район шигырь бәйгесе узды. Безнең мәктәптән Низамова Ралина (4 нче сыйныф), Хафизова Ралина (7нче сыйныф) һәм Басыйрова Айсылу (11 нче сыйныф ) катнашты.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары. 04.03.2015

Бүген мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары узды. Ул "Туган якны өйрәнү эше аша Җиңүнең 70-еллыгын каршылауга әзерлек" темасына багышланган иде.
Семинарда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Басыйрова Гөлнара Галиәскәр кызының "Мәктәптә патриотик тәрбия" темасына чыгышы тыңланды.
Туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе, мәктәбебезнең тарих укытучысы Хафизова Сәлимә Назыйм кызы Җиңүнең 70-еллыгын каршылауда Туган якны өйрәнү түгәрәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Түгәрәкнең эшләү дәверендә Бөек Ватан сугышы турында эзләнүләргә багышланган " Фронт хатлары", "Сугыш елларында якташларыбыз хәйриялелеге" дип аталган презентацияләр күрсәтелде. Түгәрәк әгъзаларының чыгышы тыңланды.
Семинарга Туган якны өйрүнү түгәрәгенең Фәнни-тикшеренү эшләре һәм фронт хатларыннан торган күргәзмәләр дә куелган иде.
-
Ата-аналар җыелышы 02.03.2015

27 нче февраль һәм 2 нче март көннәрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышлары үтте. Ул имтиханнарга әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Җыр һәм строй смотры 27.02.2015

27 нче февраль көнне мәктәптә Җыр һәм строй смотры үтте. 5-11нче сыйныф укучылары анда үзләренең хәрби командалар үтәүдә, строй белән йөрүдә, күмәк җыр башкарудагы осталыкларын күрсәттеләр.
-
Җиңүнең 70-еллыгына багышланган шигырь бәйгесе 24.02.2015

Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан бүген мәктәптә шигырь бәйгесе үтте. Урта сыйныф укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.











