Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Семинар. 04.12.2014

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Социаль-шәхси белем бирү өлкәсе" буенча театральләштерелкән күренеш "Каз өмәсе" күрсәттеләр. Анда кул эшләре, кунакчыллык, туган авылга һәм башка милләт халкына булган мөнәсәбәтләр чагылдырылды.
-
Семинар. 04.12.2014

"Туган авылым" проекты кысаларында әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Әнием - бердәнберем! 28.11.2014

Бүген бакчабыз иртәдән үк көлеп торды. Чөнки әниләр көне уңаеннан безнең кадерлеләребез - әниләребез бәйрәм иртәсенә килделәр. Балалар аларны үзләренең матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм азагында үзләренең нәни куллары белән ясаган открыткаларын, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Әниемә бүләк. 27.11.2014

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар Әниләр көне уңаеннан кадерлеләрен сөендерү өчен кулдан тынычлык кошлары - күгәрченнәр ясадылар.
-
Безнең уңышлар! 24.11.2014

Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар рәсем ясарга, кул эшләре эшләргә яраталар. Аларның иҗат җимешләре төрле конкурсларга җибәрелә һәм дипломнарга, грамоталарга ия була. Ноябрь аенда " Рисуем ладошками и пальчиками" дигән Бөтенрәсәй интернет конкурста катнашкан балалар дипломнарга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
-
Уттан саклан! 21.11.2014

Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы белән республика күләмендә үткәрелә торган янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйгенең район этабына "Уттан саклан!" дигән темага кул эше әзерли башладылар. Аларга зур уңышлар, җиңүләр телибез.
-
Афәрин, Бөрбаш йолдызчыклары! 15.11.2014

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның IV спорт фестивалендә безнең бакчаның "Бөрбаш йолдызчыклары" командасы I урынны яулады. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алда да шундый җиңүләргә ирешүләрен, сәламәтлек телибез.
-
Авылымның матур урыннары... 14.11.2014

Уртанчылар төркемендә бер атна "Туган авылым" проекты дәвам итте. Тәрбиячеләре Зөлфия Нургаяновна балаларны авылның табигате, истәлекле, тарихи урыннары белән таныштырды, әти-әниләрнең кул эшләреннән "Авылымның истәлекле урыннары" темасына кул эшләре күргәзмәсе оштырды.
-
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. 14.11.2014

"Кышлаучы кошлар" проектын йомгаклау максатыннан нәниләр төркемендә бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар көз турында белгәннәрен сөйләделәр, җырга, биюгә булган сәләтләрен дә күрсәттеләр. Кунакка килгән "күгәрчен" белән уеннар уйнадылар.
-
Кошлар патшалыгында. 14.11.2014

"Кышлаучы кошлар" проекты тәмамлану уңаеннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кошлар патшалыгына сәяхәт кылдылар. Кошлар патшасы аларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен сынады, яңа уеннар өйрәтте, җимлекләрне күбрәк ясарга һәм кошлар турында даими кайгыртып торырга кирәклеген искәртте. Бәйрәмнән соң балалар әтиләре ясап биргән җимлекләрне бакчага урнаштырдылар, җим салдылар.









