Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 12.03.2015

Бакчабызда эшләүче хезмәткәрләр Җиңүнең 70 еллыгына багышлап кул эше ясадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 10.03.2015

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар авыл китапханәсендә оештырылган "Сугышчан дан" почмагындагы экспонатлар, сугыш һәм тыл ветераннары турында язмалар, альбомнар карадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.03.2015

Кечкенәләр төркеме малайлары "Солдатта булган диләр" җыры белән тамашачыны сөендерделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 06.03.2015

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар Җиңүгә 70 ел уңаеннан "Матрос" биюен өйрәнделәр һәм сәхнәгә куйдылар.
-
Зур концерт. 05.03.2015

Бүген авылыбызның мәдәният йорты гөрләп торды. Чөнки анда уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар бакча хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм концерты куйдылар. Концертка килгән әти-әниләр, әби-бабайлар, кунаклар күтәренке кәеф белән, нәни артистларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
Әниләргә бүләк. 03.03.2015

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар 8 март уңаеннан әниләргә бүләкләр ясадылар.
-
Суган утырттык. 27.02.2015

Суган, сарымсак - авыруларның иң беренче дошманнары. Организмга язын витамин җитми. Шуңа бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре Раилә Мөхәммәтфатиховна белән суган утырттылар. Аны көн саен карап, су сибеп торалар.
-
70 еллыкка әзерлек... 24.02.2015

Бакчабызның һәр төркемендә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап передвыжкалар эшләнелде, "Сугыш чоры балалары" дигән папкалар тутырылды.
-
Бабаем солдат булган... 20.02.2015

Бүген Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Бәйрәмнең кунаклары - бабайларыбыз иде. Алар армиядә булганнар, солдат хезмәтен үтәп кайтканнар. Солдатларга багышланган шигырьләр; әтиләр һәм бабайлар турында җырлар, "Йолдыз" биюе һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Әти белән көчле мин. 18.02.2015

Бүген уен мәйданчыгы әтиләрнең көр тавышы белән балаларның шат авазыннан гөр килеп торды. Балаларны җитәкләп әтиләр өч командага бүленделәр һәм кызыклы уеннарда катнаштылар, ярышларда көч сынаштылар. Уенда дуслык җиңеп чыкты, һәркем үзен җиңүче һәм актив уенчы итеп хис итте.









