Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 08.05.2015

Бүген авыл уртасындагы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Митингка авылыбызның бердән-бер исән калган сугыш ветераны Нурҗиһан апа, сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалары да кулларына чәчәкләр, флаглар, тынычлык кошы - күгәрченнәр тотып бәйрәм тантанасын карадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм уздырылды. Бездә күп еллар шәфкать туташы булып эшләүче, Советлар Союзы герое Габдулла Гарифуллинның кызы Кәүсәрия ханым белән очрашу үткәрелде. Ул әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты, аның орден-медальләре белән таныштырды. Без Кәүсәрия Габдулловнаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Советлар Союзы герое кызы Кәүсәрия Габдулловна балаларны Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан әтисенә бирелгән бүләкләр белән таныштыра.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Советлар Союзы героеның шәхси архивында булган әйберләре белән танышу балаларга бигрәк тә ошады. Малайлар геройның фуражкасын да киеп карадылар.
-
Зур иҗат концерты! 30.04.2015

Бүген авылыбызның мәдәният йорты балаларның моңлы җырларыннан, дәртле биюләреннән, нәфис сүзләреннән шаулап торды. Чөнки анда балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең зур иҗат концерты булды. Килгән кунаклар, әти-әниләр бәйрәм киченнән сөенешеп, балаларга һәм хезмәткәрләргә рэхмәтләр әйтеп, шатланышып таралыштылар.
-
Сугыш урлаган балачак. 24.04.2015

Зурлар төркеменә йөрүче Сәйфетдинов Җәлилнең әбисе Кәфия апаның балачагы сугыш чорларына туры килгән. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән очрашуда Кәфия апа шул турыда сөйләде, ирексездән күзләргә яшь килде. "Хәзерге матур тормышның кадерен белегез, күгебездәге кояшны "дошман" дигән болыт капламасын", - дип теләкләр теләде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 20.04.2015

Мәктәп һәм балалар бакчалары арасында район мәдәният йортында үткәрелгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурста Бөрбаш балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Сугышка кадәрге, сугыш чоры моңы залда утыручыларның йөрәкләрен тетрәндерде, күзләр дымланды. Бер кеше дә бу кичәдән тыныч күңел белән кайтмагандыр,сугышның куркыныч вакытларын чын итеп сурәтләгән укытучы һәм тәрбиячеләр сугышта катнашмаган, аны күрмәгән кешеләрне дә елатты, хәтерне яңартты.
-
Гаилә бәйрәме. 17.04.2015

Бүген район мәдәният йортында Гаилә бәйрәме гөрләп узды. Анда безнең хезмәткәребез Мәйсәрә Хәйретдинова хэм безнен бакчабызнын " нэни артисты " Эдел да катнашты. Аларның гаиләләре үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән халык күңеленә хуш килде.
-
Тукай атналыгы... 16.04.2015

Бакчабызда атна дәвамында "Тукай - безнең күңелләрдә" проекты дәвам итте. Төркем тәрбиячеләре балаларга шагыйрьнең әкиятләрен укыдылар. Музыка җитәкчебез Фирдәүс Галимуллин ясаган иллюстрацияләр белән таныштылар. Аның яратып укыган шигырьләрен ятладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләре дә шигырьләренә, әкиятләренә карап рәсемнәр ясадылар.
-
Язгы ташу. 15.04.2015

Көннәр җылы тору сәбәпле күп җирдә кар эреп бетте инде. Урман һәм болыннардан төшкән су белән елгалар ярларыннан тулыа акты. Бу матур күренеш бары тик апрельдә генә була. Бүген шул хозурлыкны карарга мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар экскурсиягә чыктылар.









