муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Хоккейчы кызларыбыз. 26.01.2025

26 нчы гыйнвар көнне 4-5 сыйныф кызлары районда узган хоккей фестивалендә катнашып кайттылар. Аларга футболкалар, медальләр бирелде. Кызларга бу фестиваль бик ошады!
-
Студентлар белән очрашу. 25.01.2025

25 нче гыйнвар - Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез Алдынгылары үзебезнең мәктәпне тәмамлаган студентлар белән очрашу кичәсе оештырдылар. Әлеге кичә төрле уеннар, кызыклы мәзәкләр, сорау-җавап белән үрелеп барды.
Кадерле Студентларыбыз! Сезне ихластан шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә укуыгызда зурдан зур уңышлар, яхшы дуслар теләп калабыз! -
Ленинград блокадасы турында. 21.01.2025

1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Шул уңайдан мәктәбебез Алдынгылары мәктәп китапханәсе белән берлектә Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә әзерләделәр. -
Кино карый башлыйбыз. 21.01.2025

Мәктәпләрдә фильмнар карау дәресе, ягъни, "Киноуроки" кертелде. Укучылар әлеге фильмнар аша кешеләрнең яхшы яисә яман сыйфатларын аерырга өйрәнәләр.
Бүген башлангыч сыйныфлар "Воин света" фильмын, ә югары сыйныфлар "Школьные ботаны" фильмын карадылар. -
Китап укырга кирәк! 16.01.2025

Мәктәп китапханәсендә 3-4 нче сыйныф укучылары белән китапханәгә алдыра торган балалар журналларына күзәтү ясалды. Балалар журналның кызыклы рубрикаларын белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар.
-
Әнәс олимпиадада катнашты. 15.01.2025

8 нче сыйныф укучысы Мифтахов Әнәс математика буенча республика олимпиадасында катнашты.
-
Конкурста җиңүчеләр.
13.01.2025
"Новогодняя игрушка ПДД" конкурсында катнашкан укучыларыбызны бүген линейкада бүләкләдек. 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Ясминә җиңүче, ә 4 нче сыйныф укучысы Низамов Айзат призер. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Китап күргәзмәсе. 10.01.2025

10 гыйнвар - Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел. Шул уңайдан мәктәбебезнең китапханәсендә күргәзмә оештырылды.
-
Яңа ел бәйрәме. 28.12.2024

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ!
27-28 нче декабрь көннәрендә мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры уку алдынгыларын бүләкләде. Балалар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Шулай ук маска да якладылар безнең укучылар! Әле алай гына түгел Кыш Бабай да кереп, үзенең теләкләрен, бүләкләрен тапшырып китеп барды! -
"Серле Кыш бабай" уены. 26.12.2024

Алдынгылар хәрәкәтенең "100 идея" проектында 9 нчы сыйныф укучысы Юсупова Дилбәрнең идеясы иң яхшы идея буларак танылган иде. Әлеге идеяны без мәктәбебездә тормышка ашырдык. 5-9 нчы сыйныф укучылары "Серле Кыш Бабай", ягъни, "Тайный Санта" уенын уйнадылар. Алар бер-берсенә көтелмәгән бүләкләр ясадылар.













