муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мальчиш-Кибальчиш - 2026. 26.02.2026

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчиш-Кибальчиш" уены узды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр, карта ярдәмендә флагны эзләделәр. Уен бик күңелле узды!
-
Егетләр кичәсе. 24.02.2026

Мәктәбебезнең кызлары югары сыйныф егетләре өчен Егетләр кичәсе әзерләделәр. Бәйрәм барышында егетләр үзләрен төрле уеннарда сынадылар, соңыннан кызлар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Волейбол - 2026. 21.02.2026

Традицон рәвештә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә волейбол ярышы үтте. Бу ярыш 1984 нче елдан бирле үткәрелеп килә.
-
Искә алу. 21.02.2026

Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Вәлиуллин Илшатны искә алу кичәсе үткәрелде, Илшатка багышланган язма, фотолардан торган истәлек тактасы куелды.
-
Әтиләр бәйрәме. 20.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүген мәктәпкә әтиләребезне бәйрәмгә жыйдык. Укучылар көче белән әзерләнгән концерт аларга зур бүләк булды.
-
Семинар. 16.02.2026

16 нчы февраль көнне мәктәбебездә район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. «Хыял артыннан» дип аталган, күренекле шәхесләр-танылган якташларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды. Чарада драматург, актер, педагог,режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, депутат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, күп санлы премия һәм мактаулы исемнәргә ия Илгиз Газинур улы Зәйниев, танылган драматург, шагыйрә, тәрҗемәче, танылган җырчылар башкара торган бик күп җырларның авторы, дәүләт күләмендә үткәрелүче чараларга сценарийлар язучы Резеда Рифат кызы Гобәева–Зәйни, озак еллар «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында эшләүче журналист, мөхәррир урынбасары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина катнашты.
-
Әйдәгез, кызыксыныйк 12.02.2026

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Мифтахова Р.Б. Муса Жәлилнең тормыш юлы һәм ижатына багышланган чара үткәрде.
-
Муса Җәлил атналыгы 09.02.2026

Герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә "Муса Җәлил атналыгы" ачылды. Шул уңайдан башлангыч сыйныфлар арасында "Рәсемнәрдә Җәлил геройлары" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Ленинград... 27.01.2026

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.
Шул уңайдан, авыл китапханәсе белән берлектә советник Нотфуллина Р.И. "Буйсынмас Лениград" дип аталган батырлык дәресе үткәрделәр. -
Россия бөркетләре. 20.01.2026

Бүген мәктәбебездә тантаналы вакыйга булып узды. 1 нче сыйныф укучыларын "Орлята России" берләшмәсенә кабул иттек.
Кадерле укучылар! Без сезгә чын күңелдән канатларыгызның нык булуын, хыялларыгызның чынга ашуын, игелекле эшләрегез белән үзегезне күрсәтә алуыгызны телибез!













