муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
5 көн: "Һөнәрләр илендә" 31.10.2025

Лагерьның бишенче көне "Һөнәрләр илендә" дип аталды. Укучылар районыбызның төрле предприятиеләрнең эшчәнлекләре белән таныштылар. Шулай ук, Нормада урнашкан һөнәри белем учреждениясендә дә кунакта булып чыктылар.
- Көзге лагерь: 4 көн 30.10.2025
-
Имтиханнар башланды... 29.10.2025

9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән һәм математикадан сынау имтиханнары биреп карадылар.
-
Көзге лагерь: 3 көн 29.10.2025

Көзге лагерьның өченче көне: "Без - тынычлык яклы!" дип аталды. Укучылар солдатка хат язу белән шөгыльләнделәр. Алар һәрбер хатка рәсемнәр ясап, солдатларыбызга теләкләр яздылар.
Шулай ук, "Алдынгылар" хәрәкәте турында да сөйләшү уздырылды. Укучыларга Алдынгылар хәрәкәтенең конкурслары, проектлары турында сөйләнде, төрле сораулар бирелде. -
Көзге лагерь: 2 көн 28.10.2025

Лагерның 2 көне - Сәяхәтчеләр көне. Укучылар алдан уйланылган махсус программа буенча республикабыз мәркәзе Казан буйлап сәяхәт иттеләр.
-
Көзге лагерь: 1 көн 27.10.2025

Көзге лагерьның беренче көне: "Көзге бал" дип аталды. Укучылар өчен көзге бал оештырылды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, ярыштылар, уйнадылар, биеделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы. 24.10.2025

Көзге каникул алдыннан мәктәпкүләм әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
-
Разговоры о важном
20.10.2025
Бүгенге мөһим сөйләшү 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия шәһәрләренә багышланган. Укучыларга бик күп кызыклы, кирәкле тарихи мәгълүмат бирелә.
-
Пешекчеләр көне белән! 20.10.2025

20 нче октябрь- Халыкара пешекчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безгә тәмле ашлар пешерүче Рәйсә, Чулпан, Ләйлә апаларны котладык.
-
Интернетта сак бул! 18.10.2025

Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Информатика укытучысы Гарипова Г.К. Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе уздырды. Балаларга челтәрдә эшләгәндә төрле алдаулардан һәм мошенниклыктан саклануның төп кагыйдәләре, Бөтендөнья пәрәвезенең мөмкин булган куркынычлары һәм янаулары турында сөйләде. Цифрлы технологияләрне куркынычсыз куллану турында киңәшләр бирелде.













