муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әзерләнәбез. 25.11.2025

Мәктәбебезнең Алдынгылары актив рәвештә Әниләр көненә әзерләнә. Бүген алар фотозона ясауны уйлый башладылар.
-
Очрашу. 22.11.2025

Мәктәбебездә кунакта Чепья җирлеге МЧС бүлеге җитәкчесе Щербаков Дмитрий Николаевич булды. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде.
-
Осталык дәресе. 21.11.2025

Мәктәбебезнең Алдынгылары актив рәвештә Әниләр көненә әзерләнә. Бүген алар фотозона ясауны уйлый башладылар.
-
Һөнәрләр турында белү кирәк. 20.11.2025

Мәктәбебездә профориентация дә актив эшләп килә. 9 нчы сыйныфларга Щербаков Дмитрий Николаевич МЧС уку йортлары турында сөйләде. Кызларга да эш урыннары бик күп булуын әйтеп үтте.
-
16 ноябрь - Юл - транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 18.11.2025

16 ноябрь - Юл - транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне. Бу көннең максаты - юл - транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк икәнлеген истә тоту. Шул уңайдан ЮИД отряды бүген балалар бакчасында кунакта булды. Алар үзләренең нәни дусларының белемнәрен сынадылар һәм уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар.
-
Афәрин! 17.11.2025

Традицион рәвештә дүшәмбе көнне линейкада уңышка ирешкән укучыларны бүләклибез. Бу атнада республика күләм "Читающая семья-читающая страна" конкурсының муниципаль этабында катнашып призлы урынга лаек булган Галиевлар һәм Гузаировлар гаиләсе бүләкләнде.
-
Искә алу көне. 14.11.2025

8 ноябрь-Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне.Ел саен бу көнне хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар.Эчке эшләр органнарында хезмәт итү - киеренке, кайвакыт куркыныч, ләкин кешеләргә бик кирәкле һәм мөһим эш. Ул батырлык һәм кыюлык, логик уйлау һәм кызгану осталыгы таләп итә, чөнки бу эшнең бәясе - кеше тормышы. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү хезмәткәрдән аның иң яхшы сыйфатларын күрсәтүне таләп итә: намуслылык, кешеләргә ярдәмгә килергә теләк һәм әзерлек.Шул уңайдан, бүген, укучылар белән әңгәмә оештырылды һәм алар бу бәйрәмнең символы булган- канәфер (гвоздика) ясадылар.
-
Татарча диктант. 14.11.2025

14 ноябрь көнне мәктәптә Татарча диктант акциясе уздырылды. Укучылар да, укытучылар да бик теләп әлеге акциядә катнаштылар.
-
Кызыклы очрашулар. 07.11.2025

Икенче чирекне күңелле очрашулардан башлап җибәрдек. Мәктәбебезгә кунакка Яшел Үзән медицина колледжы студенты - Руфинә килде. Ул укучыларга үзенең уку йорты, аның төрле юнәлешләре турында аңлатып сөйләде.
-
6 нчы көн: "Күп укырга кирәк"
01.11.2025
“Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе”
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шул уңайдан, авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗә: дуслык җиңде!













