муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Гаилә турында. 21.10.2024

Дүшәмбе сөйләшүендә укучылар бәхетле, нык, тату гаилә турында фикер алыштылар.
-
Әтиләргә бүләк. 19.10.2024

Узып баручы атнаның якшәмбесендә илебез күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин билгеләве буенча беренче тапкыр бәйрәм ителгән әлеге көн, быел дүртенче тапкыр бар әтиләргә дә кадерхөрмәт күрсәтәчәк. Шушы уңайдан советник Нотфуллина Р.И. 1-4 сыйныфлар белән Әтиләргә медаль ясадылар. Һәрбер бала үз әтисенең иң яхшы икәнен дәлилләде
-
Өмә ясадык.
19.10.2024
Шимбә көнне укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чистарттылар.
-
Көзге бал. 18.10.2024

18 октябрь көнне мәктәбебездә "Көзге бал" дип аталган бәйрәм кичәсе булып узды. Әлеге бәйрәмдә укучылар командаларга бүленеп төрле уеннар уйнадылар. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды. Күңелле бәйрәм кичәсе оештырган укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәт!
-
Ел укытучысы-2024. 15.10.2024

15 октябрь көнне мәктәбебезнең физкультура укытучысы Галимов Илдар Мөхәммәтнаил улы "Ел укытучысы" конкурсында катнашты. Ул Нөнәгәр урта мәктәбендә дәрес һәм сәламәтлек темасына мастер-класс үткәрде.
-
Көзге ярминкә. 15.10.2024

"ЯРМИНКӘ-2024!"
Бүген мәктәбебездә көзге ярминкә булып узды. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән пешерелгән, ясалган ризыкларны сатуга куйдылар. Шулай ук әлеге эшкә укытучылар да катнашты. Бик күңелле булды! -
Бәйрәм чарасы. 10.10.2024

Өлкәннәр декадасы уңаеннан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән котлап, укучылар үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, әлеге бәйрәмебезгә СВОга бәйле булган гаиләләрне дә чакырдык. Концерттан соң, килгән кунакларга чәй табыны да оештырдык.
Кадерле әби-бабайларыбыз, сезгә гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын! -
Юнармиягә алдык. 10.10.2024

Бүген мәктәбебездә 8 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә "Юнармия" хәрәкәтенә кабул итү уздырылды. Укучылар әлеге оешманың кагыйдәләрен төгәл үтәргә ант бирделәр. Бәйрәмне "Юнармия" гимнын җырлап тәмамладылар.
-
Гуманитар ярдәм. 09.10.2024

"ГУМАНИТАР ЯРДӘМ ҖЫЮ" АКЦИЯСЕ!
Әлеге акциядә укучылар, әти-әниләр, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Куелган коробкаларга җылы киемнәр, шәхси гигиена предметлары, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек салынды.
Без һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер! -
Укытучылар бәйрәме һәм үзидарә көне. 05.10.2024

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне

Шушы уңайдан мәктәбебездә бүген бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар үзләре әзерләгән концерт номерларын укытучыларыбызга, өлкәннәребезгә тәкъдим иттеләр.
Шулай ук, мәктәбебездә бу көнне укучылар укытучыларны ял иттерделәр, ягъни, Үзидарә көне булды. Бик күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм булды!
Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!













