муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Мальчиш-Кибальчиш. 26.02.2025

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчиш-Кибальчиш" уены узды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр, карта ярдәмендә флагны эзләделәр. Уен бик күңелле узды!
-
Волейбол ярышы. 22.02.2025

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Шушы мактаулы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә традицион рәвештә үткәрелә торган ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды. -
Егетләр кичәсе. 21.02.2025

Мәктәбебезнең кызлары югары сыйныф егетләре өчен Егетләр кичәсе әзерләделәр. Бәйрәм барышында егетләр үзләрен төрле уеннарда сынадылар, соңыннан кызлар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Кул көрәше җиңүчеләре. 08.02.2025

8 нче февраль көнне районыбызда Ватанны саклаучылар елына багышланган кул көрәше ярышы булып узды. Безнең мәктәп укучылары барысыда зур уңышлар белән кайттылар!
-
8 февраль - Фән көне. 08.02.2025

8 февраль - Россиядә Фәннәр көне

Фән - ул алга китеш, хәрәкәт, тормышның барлык өлкәләрендә (медицина, мәгариф, икътисад, җитештерү) үсеш бирә торган көч. Галимнәрнең ачышлары кешелекне тормышның, аның сыйфатын яңа дәрәҗәсенә күтәрә. Советник Нотфуллина Р.И. белән берлектә мәктәбебез Алдынгылары 4-5 нче сыйныф укучыларына интелектуаль уен оештырдылар. Әлеге уен бик кызыклы булды! Укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат белделәр. -
Тату сыйныф серләре - 2025. 06.02.2025

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре комитеты "Тату сыйныф серләре" конкурсында катнаштылар.
-
Без татарча сөйләшәбез. 05.02.2025

Мәктәбебез Алдынгылары "Факел" яшүсмерләр клубы оештырган "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесендә катнашып, зона этабында 2 нче урын яулады. Кызыклы һәм файдалы очрашу барышында командалар күп төрле сынаулар үтте. Барлык командалар да ярышны ошатып, үзара дуслашып кайтты.
-
Замечательный вожатый - 2025. 03.02.2025

Мәктәбебезнең Алдынгылар хәрәкәте лидеры - Аухадиева Иделия "Замечательный вожатый" конкурсында катнашып гран-прига лаек булды! Иделияне һәм аны әзерләгән укытучыбыз - Руфия Бильсуровнаны чын күңелдән шушы зур уңышлары белән котлыйбыз, алга таба зур үрләргә ирешүләрен теләп калабыз!
-
Кино карыйбыз. 28.01.2025

Фильм карау дәресләре дәвам итә мәктәптә. Бу атнада югары сыйныфлар "Живой город" , ә башлангычлар "За руку с Богом" фильмнарын карадылар.
-
Холокост турында. 27.01.2025

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.
Советник Нотфуллина Р.И. белән берлектә мәктәпнең Алдынгылары квест-уен әзерләделәр. Уен бик күңелле булды!













