муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сәлимне котлыйбыз!
19.11.2026
4 нче сыйныф укучысы Борханов Сәлим ОБЗР дан олимпиада призеры булды. Алга таба уңышлар телибез Сәлимгә һәм укытучысы Ралия Габделбәр кызына!
-
Песнәк көне. 12.11.2026

12 ноябрь - Песнәкләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу халык традицияләре һәм табигатьне саклау белән бәйле матур көн. Элек-электән бу көнне кешеләр кошларга ихтирам күрсәткәннәр: алар өчен оялар, җимлекләр ясаганнар, азык әзерләгәннәр. 3-4 нче сыйныфлар да җимлек ясауга үз өлешләрен керттеләр.
-
М.В.Ломоносов турында. 10.11.2026

"Разговоры о важном: от мечты к открытиям. К 135-летию со дня рождения М.В. Ломоносова."
-
Без - Россия бөркетләре! 27.10.2026

Бүген мәктәбебездә тагын бер тантаналы вакыйга булып узды. 1 нче сыйныф укучылары "Орлята России" берләшмәсенә кабул иттек.
Кадерле укучылар! Без сезгә чын күңелдән канатларыгызның нык булуын, хыялларыгызның чынга ашуын, игелекле эшләрегез белән үзегезне күрсәтә алуыгызны телибез! -
Китапханә көне. 26.10.2026

26 октябрьдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Китапханә – ул китаплар саклана торган урын гына түгел, ә белем, рухи байлык һәм иҗат дөньясына юл ачучы үзенчәлекле бер дөнья. Шул уңайдан башлангыч сыйныфлар өчен "Китапханә серләре" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.
-
ЮИД эшли. 23.10.2026

ЮИД отряды беренче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Ел укытучысы-2026 конкурсы. 22.10.2026

22 нче октябрь көнне Балтач урта мәктәбендә "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Габидуллина Надежда Анатольевна катнашты.
-
Музейда кунакта. 20.10.2026

Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп музеенда кунакта булдылар
-
Әтиләр өчен бәйрәм. 19.10.2026

Ел саен октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне буларак бәйрәм ителә. 2026 елда бу көн 18 октябрьгә туры килә. Әтиләр көне-гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм, балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру. Ир-ат һәрвакыт яклаучы, таяныч, үз балалары өчен үрнәк.
-
ЮИД тикшерә. 16.10.2026

Мәктәпнең ЮИД отряды укучыларның яктыкайтаргыч элементларын тикшерде. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!













