МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Икенче яртыеллык башланды
10.01.2020
Кышкы каникуллар тәмам. Укучылар, көч җыеп, мәктәпкә килделәр. Беренче линейкада куркынычсызлык кагыйдәләре,җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту, горурлык хисе булдыру, өлкәннәргә һәм кече яшьтәгеләргә мәрхәмәтле булу тырында сөйләшү алып барылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.01.2020

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 2019-2020 нче уку елының 1 нче яртысына йомгак ясалды, укыту-тәрбия эше, уңышлар һәм кимчелекле яклар анализланды, икенче яртыеллыкка бурычлар куелды.
-
Каникуллар күңелле үтә 06.01.2020

Яңа ел каникуллары бик күңелле үтә. Һава шартлары да бик яхшы, балалар саф һавада рәхәтләнеп чана шуалар.
-
Спорт ярышлары 04.01.2020

4 нче январь көнне авыл яшьләре, студентлар һәм мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Һәр командалар да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
ОГЭга әзерлек
03.01.2020
Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.
-
Чыршы бәйрәмнәре узды 26.12.2019

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәмнәре узды. Укучылар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Укучылар тарафыннан оештырылган тамашага әти-әниләр, ветеран укытучылар, авыл халкы да килде.
-
Эшлекле семинар 24.12.2019

24 декабрь көнне район башлангыч класс укытучыларының "Кече яшьтәге укучыларда дәрестә, дәрестән тыш вакытта универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чаралары" темасы астында семинар булып узды. Ташкичү төп, Мәмсә башлангыч, Симетбаш башлангыч мәктәбе филиаллары укытучылары ачык дәресләр, ачык дәрестән тыш эшчәнлек оештыру аша семинар темасын ачып бирү өстендә эшләделәр һәм үз максатларына ирештеләр. Фикер алышуларда укучыларда универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыруның дәрестә, дәрестән тыш чараларда күргән алымнарын анализладылар. Шулай ук "Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ФДББС гамәлгә ашыру" темасында Иске Кырлай төп мәктәбе башлангыч класс укытучысы Ф.Х.Ситдикованың чыгышы тыңланды.
-
Пермь өлкәсе кунаклары белән очрашу 21.12.2019

20 декабрь көнне районда Пермь өлкәсе Барда районы мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, татар теле укытучыларыннан бер төркем кунак булдылар. Алар безнең мәктәптә Ш.Мәрҗани исемендәге музей белән таныштылар. Кунаклар белән бергә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Р.И.Шәяхмәтова, министрлыкның регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Г.Ф.Мусина да мәктәп тормышы белән таныштылар. Делегацияне Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" милли мәгариф өчен җаваплы методисты Э.Г.Мостафина озатып йөрде.
-
Петр I Указына - 320 ел 20.12.2019

1699 нчы елның 20 декабрендә Петр I Яңа ел бәйрәмен 1 нче январьдән үткәрү турында Указ чыгара. Бу көнгә ул йортларны ылыслы агачлар, агачларны төрле мөхерләр, тәм-том белән бизәргә куша. Менә 320 ел инде Яңа ел бәйрәмен чыршы тирәсендә туганнар белән каршылыйбыз. Мәктәптә дә Яңа елга укучыларны чыршы, Кар кызы белән Кыш бабай дәшә. Әзерлек эше алдан башлана. Чыршы ботакларыннан күргәзмә эшләдек, һәр класс кабинетларны, фойены бизәде. Бүген классларда шушы уңайдан класс сәгатьләре дә узды.
-
"Шәфкатьле бөкеләр" акциясе 19.12.2019

"Шәфкатьле бөкеләр" акциясенә барлык укучылар да актив катнашты. Мәмсә башлангыч мәктәбе филиалы 2 нче укучысы З.Галимзянова барысын да уздырды. Ул 8 кг бөке җыйды.












