МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Тыл ветеранында кунакта 07.03.2020

9 класс укучылары Ташкичү авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсания апа Сафиуллинада кунакта булдылар. Гөлсания апаны укучылар 8 Март бәйрәме, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, аның истәлекләрен тыңладылар, язып алдылар.
-
Тыл ветеранын котладык 06.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. Бу Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның саны да сирәгәя бара. Шундый тыл ветеранынң берсе - Гөлфия апа Мәмсә авылында яши. Бүген Мәмсә башлангыч мәктәбе укучылары Гөлфия апа янында булдылар, аны 8 март, якынлашып килүче туган көне белән котладылар, үзләре ясаган сувенирны бүләк иттеләр. Гөлфия апа укучыларга авыр сугыш еллары, үзенең балачагы турында сөйләде. Укучылар Гөлфия апага озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
-
ЮИД көне 06.03.2020

Бүген мәктәптә "Бердәм ЮИД көне" үткәрелде. Бу чараны ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев оештырды.
-
Әниләр дә ярыша 06.03.2020

Ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан әниләрне мәктәпкә чакырып, бәйрәм оештыру традициягә керде. Быел әниләр укучыларга каршы волейбол ярышларында катнаштылар. Уеннар бик киеренке барды. Укучы кызлар командасы җиңде.
-
"Әлифба" бәйрәме 06.03.2020

Бүген Ташкичү төп мәктәбе 1 класс укучылары "Әлифба" дәреслеге белән саубуллаштылар. Аларның беренче уңышларын күрергә әниләр дә килде.
-
Әниләр бәйрәме 05.03.2020

Туган ягыбызга яз килде! Язның беренче бәйрәме - 8 март көне белән әниләребезне котладык. Алар өчен концерт оештырдык.
-
Ачык дәрес 03.03.2020

"География атналыгы" кысаларында, география укытучысы Р.Г.Камалиев 6 класста "Атмосферада су парлары" темасына ачык дәрес оештырды. Дәрестә укучыларның белеме, фикер йөртү сәләтләре ачыкланды. Яңа төр укыту алымнары куллану турында сөйләшенде.
-
"Без бергә!" фестивале нәтиҗәләре
29.02.2020
26 февраль көнне "Без бергә!" балалар иҗат фестиваленең район туры булып узды. Мәктәбебез укучылары бу ярышта зур уңышларга ирештеләр: 4 призлы урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Һәйкәлне чистарттык 27.02.2020

Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл тора. Ел саен шушы мемориалга 6 класс укучылары шефлык итәләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә 6 класс укучылары зур җавапчылык тоеп һәйкәлгә шефлык итәләр. Бүген дә алар һәйкәл тирәсен кардан, боздан арчыдылар.
-
Әдәплелек дәресе
26.02.2020
6 класс укучылары өчен "Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле" исеме астында тәрбия сәгате узды. Укучылар сакчыллык, пөхтәлек, кешелеклелек, тыйнаклык, әдәплелек төшенчәләрен аңлап калдылар. Соңыннан үз-үзеңне тәрбияләү планы төзелде.












