МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Плакатлар бәйгесе 25.03.2020

Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Каникул вакытында да алар эш белән мәшгуль. Бүген укучылар арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган плакатлар ясау конкурсы игълан ителде. Төрле стиль, алымнар кулланып эшләү трәкъдим ителде. Эшләргә каникулдан соң нәтиҗә ясалачак.
-
Каникуллар җитте
23.03.2020
Елның иң озын чиреге тәмамланды. Укучылар язгы каникулга таралдылар. Алар дистанцион рәвештә төрле биремнәр башкаралар, чирттән торып конкурсларга әзерләнәләр.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз!
21.03.2020
Бүген - 21 март. Көн белән төн тигезләшкән көн. Борынгы бабаларыбыз бу көнне Нәүрүз бәйрәмен билгеләгәннәр. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сәламәт булыгыз, бәхетле елмаюлар йөзегездә балкысын, һәрбер эшегез гөрләп торсын!
-
Конкурс "Живая классика"
18.03.2020
Состоялся школьный тур республиканского конкурса "Живая классика". Победителем стал ученик 6 класса И.Гараев. Он прочитал стихотворение в прозе И.С.Тургенева "Милостыня". Видеозапись выступления И.Гараева был напавлен на муниципальный тур конкурса. Желаем успехов ученику!
-
Шәҗәрә төзү конкурсы 17.03.2020

Һәркем үзенең туганнарын, бабаларын белергә тиеш. Шушы уңайдан "Шәҗәрәләр төзү" конкурсы зур нәтиҗәләр бирә. Мәктәп укучыларына шәҗәрә төзергә тәкъдим ителде. Башлангыч класс укучысы И.Хакимов әтри-әнисе белән үз шәҗәрәсен төзегәндә бабасының әтисе язып калдырган материаллардан файдаланды.
-
Письмо солдату
14.03.2020
Прошла акция "Письмо солдату". В настоящее время в рядах Российской армии служат 3 выпускника нашей школы. Обучающиеся 7-9 классов написали письма солдатам. Только 3 письма, самые содержательные, самые интересные, будут отправляться солдатам.
-
У войны не женское лицо 13.03.2020

Сегодня в школе прошла акция "У войны не женское лицо". Вспоминали учителей-женщин, участвовавшихся на фронтах ВОВ и тружеников тыла.
-
Күчмә музей 10.03.2020

Мәктәбебездә Г.Тукай исемендәге Я.Кырлай авылы музей хезмәткәрләре кунак булды. Алар музейда саклана торган экспонатлар алып килгәннәр иде. Музей хезмәткәрләре "Яктылык чыганаклары" дигән темага чыгыш ясадылар.
-
Грипптан сакланыйк! 10.03.2020

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча күп җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз.
Гриппны кисәтү максатыннан, бүген без укучылар белән әңгәмә уздырдык, видеороликлар карадык. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүнең яхшырак булуы турында без инде беләбез. Грипптан саклану чараларын, әгәр инде авырый калсак, бу авыруны җиңеп чыгу юлларын искә төшердек. Сәламәт булыйк!Кулланма видеороликлар: Видеосюжеты по теме профилактики гриппа и ОРВИ. Сайт Роспотребнадзора,
Лечение гриппа, ОРВИ и простуды_ простые советы. Нужно ли пить антибиотики или таблетки от гриппа,
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 07.03.2020

Яз җитә, тамчылар тама! 8 март - Халыкара хатын кызлар көне килеп җитте. Юнармия отряды әгъзалары мәктәптә укучы кызлар арасында төрле конкурслар оештырдылар. Бүген шул конкурсларда җиңүчеләрне котлау оештырылды.












