МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Мәрхәмәтлелек" атналыгы 09.09.2020

Көзге "Мәрхәмәтлелек" атналыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре узды. "Мәрхәмәтлелек" атналыгында өлкәннәргә, ялгызларга төрле ярдәм оештырылачак.
-
Юл куркынычсызлыгы айлыгы 07.09.2020

Мәктәпләрдә укулар башланды. Бу чорда укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары арта. Шушы куркынычсызлыкны булдырмау максатында, республикабызда куркынычсызлык айлыгы башланды. Безнең мәктәптә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү чаралары үткәрелә.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2020

3 сентябрь - илебез тарихында канлы тамга белән язылган көн. 2004 нче елның 3 сентябре көнендә Беслан шәһәрендә террористлар мәктәпне штурмладылар. Шушы көннәрдә Бесланда 300 дән артык кеше һәлак булды. Шуның 100 дән артыгы - мәктәп укучылары. Бүген мәктәпләрдә терроризмга каршы көрәш чаралары искә төшерелде, класс сәгатьләре узды.
-
"Рәхмәт" әйтергә вакыт". Батырлык сәгатьләре. 02.09.2020

2 сентябрь - Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Шушы уңайдан классларда "Рәхмәт" эйтергә вакыт" дип аталган батырлык сәгатьләре узды. Бу сәгатьтә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле акцияләр узды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2020

Бүген илебездә барлык мәктәпләр үз укучыларын беренче дәрескә дәшә. Безнең мәктәптә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклаган хәлдә, тантаналы линейка узды. Башка еллардан аермалы буларак, мәктәпкә ветеран укытучылар, әти-әниләр, авыл халкы чакырылмады. Укучыларны мәктәп директоры И.И.Гибадуллин, ТР табигый ресурсларны саклау буенча территориаль җитәкчелегенең баш дәүләт инспекторы урынбасары Л.Ә.Касыймов, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ә.Ә.Вафина, башлангыч класслар укытучысы Г.З.Фазуллина котлады. Бүген иң җылы сүзләр 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларга багышланды. Аларга укуларында уңышлар теләнде, 9 класс укучылары истәлекле бүләкләр, белем ачкычы тапшырдылар. Беренче звонок та алар өчен чыңлады.
-
Яңа уку елы белән! 31.08.2020

Хөрмәтле мөгаллимнәр, укучылар, ата-аналар! Августның соңгы көне якынлашты. Иртәгә - 1 сентябрь, Белем көне! Кыңгырау безне 2020-2021 нче уку елының беренче дәресенә дәшәчәк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, шатлыклар теләп калабыз! "Белем алу - энә белән кое казу", - ди халык мәкале. Димәк, барыбызга да нык тырышырга туры киләчәк. Хәерле сәгатьтә атсын 1 нче сентябрь таңы!
-
Прием заявлений в 1 класс 26.08.2020

Уважаемые родители! С 1 февраля 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс МБОУ «Ташкичинская ООШ» на 2020 — 2021 учебный год.
-
Август конференцияләре башланды
20.08.2020
Педагогик хезмәткәрләрнең август конференцияләре башланды. Башка еллардан аермалы буларак, ул онлайн форматта уза. Педагогик хезмәткәрләр 2020-2021 нче уку елы проблемалары, аларны чишү юллары турында фикер алышалар, яңалыклар белән танышалар.
-
"Яшүсмерләр матбугаты" фестивалендә 17.08.2020

2020 нче елның 11-15 август көннәрендә Казан шәһәренең "Идел " яшьләр лагеренда яшүсмерләр матбугатының "Алтын каләм"- "Золотое перо 2020" фестивале булып узды. Бу чарада безнең мәктәпнең 9 класс укучысы А.Касимова да катнашты. Яшүсмерләр өчен оештырылган һәрбер чарада Алсу актив булды. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, ул "Шәхри Казан" газетасының махсус призына ия булды, шушы газетада стажировка үтәргә чакыру алды. Котлыйбыз!
-
Суган уңышы күп булды 13.08.2020

Җәй буе мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайнап торды. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе - уңыш та мул булды. Суган, сарымсак бик уңды. Карлыган җыйнап алынды. Кишер, бәрәңге дә мул булырга тора.












