муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе 28.04.2019

28 апрель көнне Арча мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйгедә 5 нче класс укучысы Мингазов Самат Гран-прига лаек булды. (Җитәкчесе – Гайнуллин Б.М.) Саматка алдагы конкурсларда да иҗади уңышлар телибез!
-
Агач утырту көне 27.04.2019

Экологик айлык барышында бүген укучылар мәктәп тирәсен, бакчаны тәртипкә китерделәр, агач утырту акциясендә катнаштылар.
-
Тукай иҗаты буйлап сәяхәт 26.04.2019

26 апрель көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсе хезмәткәре Гайнуллина А. әдәби уен оештырды. Балалар “Тукай иҗаты буйлап” кызыклы “сәфәргә” чыктылар. Укучылар үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Ә сәяхәтнең иң соңында, бик теләп “Кәҗә белән сарык” әкиятен карадылар.
-
Яздан аерып булмый Тукайны! 26.04.2019
Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы – бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң, әдәп, әхлакка чакыра. Аның үлемсез иҗат җимешләре, вакыт сынавына бирешмичә, һаман сокландыргыч төстә җемелдиләр, уйландыралар.Бишектә тирбәтелгән нәни баладан, чал гасыр тиңдәшләренә кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр яза. Бу әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди. Бу көннәрдә безнең мәктәп укучылары да Тукай рухы белән илһамланып яши. Бүген "Яздан аерып булмый Тукайны" музыкаль әдәби кичә һәм Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үтте. -
Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен Яшәү дәреслеге язган зат! 25.04.2019
Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан – ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез.26 нчы апрель көнне 5- 6 нчы сыйныф укучылары катнашында, Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен уздырылды. -
Фестиваль-конкурс школьных театральных коллективов 24.04.2019

24 апреля на базе МБОУ "АГ №5" прошел муниципальный этап республиканского фестиваля-конкурса школьных театральных коллективов на иностранных языках, конкурса стихов и песен на английском языке. Ученица 9 класса нашей школы Гайнуллина Зиля успешно выступила со стихотворением "Music" на английском языке.
-
Милли ризык - табын күрке 23.04.2019

Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Авылыбызның абыстае Дамира апа укучыларга икмәкне иң кадерле ризык булуы турында сөйләде, өстәлебездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда гына яшәүнең ямьле булуын төшендерде. Әйе, без милли ризыкларыбызны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.
-
Республикакүләм экологик олимпиада 22.04.2019

5 нче класс укучысы Гарифуллин Галим республика экологик олимпиадасының читтән торып уздырылган I турыннан үтеп, II турда катнашу хокукына ия булды. Бу бәйгегә республикабызның төрле төбәкләреннән иң көчле укучылар җыелган иде. Алар биредә үзләренең белемнәрен тагын бер кабат сынадылар, тест һәм практик эш башкардылар. Галимне әлеге олимпиадада уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
-
"Балаларны яклау көне" уңаеннан волейбол ярышлары 22.04.2019

"Балаларны яклау көне" уңаеннан узган атнада класслар арасында волейбол ярышлары уздырыла башлады. Укучылар бик теләп әлеге ярышларда уйныйлар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
Өмәдә 20.04.2019

Бүген мәктәбебезнең укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләр күмәк рәвештә өмәдә катнаштылар. Зур көч белән мәктәп территориясе, тирә-юнь чүптән арындырылды. Өмәдә һәркем тырышып эшләде.









