муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы 11.09.2019

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы”ның бер көне экологик проблемаларга багышланды. Укучылар елга буйларын, чишмә яннарын чистарту эшендә катнаштылар. “Табигатьне саклау - үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау” - диләр алар.
-
Көзге муллык. 10.09.2019

Мәктәп яны участогында эш гөрли. Укучылар үзләре үстергән яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдылар.
-
“Игътибар–балалар!“ 09.09.2019

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. «Игътибар, балалар!» айлыгы кысаларында бүген 5 нче сыйныф укучылары экскурсиягә чыкты. Алар мәктәпкә бару юлында урнаштырылган юл билгеләрен карадылар, җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, белгәннәрен ныгыттылар.
-
Эшче һөнәрләр белән танышу 09.09.2019

9 класс укучылары эшче һөнәрләр белән якыннанрак танышу максаты белән, Курса МТСының машина тракторлар паркына барып, хуҗалыкның инженер-механигы Мирзанур Шакировка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, эретеп ябыштыручы , шофер, тракторчылар белән әңгәмә кордылар.
-
Куркынычсызлык айлыгы 06.09.2019

1 нче сыйныф укучылары белән "Мин - җәяүле" темасына сыйныф сәгате узды. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, яктырткычларның әһәмияте аңлатылды, имин маршрут ачыкланды.
-
Җиңү дәресе 06.09.2019

Укучылар белән “Җиңү дәресе” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, сугышта катнашкан әби-бабаларын искә алдылар.
-
Квест "Тирәнлек" 05.09.2019

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары “Тирәнлек” дип аталган тарихи квестта катнашты. Бу уен Баренц диңгезендә су асты көймәсендә хезмәт иткән, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иптәшләрен коткарган морякларга багышланды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, су асты көймәләре, Россия геройлары турында күп информация алдылар. Җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде.
-
Көзге игелек атнасы 05.09.2019

Мәктәбебездә «Көзге игелек атнасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе старт алды. Бүген әлеге акциянең беренче көне. Ул “Һәр көнне игелек кыл” девизы астында үтте. Укучылар акциянең максаты, программасы белән таныштылар; авыр хәлдә калган кешеләр турында информация алдылар, аларга ярдәм итү юлларын ачыкладылар. “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан узләренең тәкъдимнәре белән таныштырдылар.
-
Республиканская антиалкогольная акция «Здоровая пробежка» 04.09.2019

В нашей школе состоялась Республиканская антиалкогольная акция «Здоровая пробежка». Мероприятие прошло в рамках республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети». Участники акции провели пробежку по заранее определенному маршруту. В ходе акции раздавали информационные буклеты «Живи правильно!». Будем надеяться, что данная акция принесет пользу для подрастающего населения.
-
Без - терроризмга каршы! 03.09.2019

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Бүген мәктәптә шушы хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үтте. Укучыларга һәрчак игътибарлы булырга, саклану чараларын кулланырга тәкъдим ителде. Җиребездә һәрчак тынычлык булсын, Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.









