муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Волейбол ярышлары 23.09.2019

21 нче сентябрь көнне Арчада 2007-2008 нче елгы малайлар арасында Республика күләм волейбол ярышы үтте. Арча данын яклап, безнең мәктәп укучылары 6 нчы һәм 7 нче сыйныф малайлары Гарифуллин Галим, Гатауллин Радик, Минһаҗев Камил, Ахунҗанов Айзат уйнады. Команда икенче урынга лаек булды.
-
20.09.2019

Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме...
1 нче сыйныф укучылары көзге матурлыкны күзәтергә экскурсиягә чыкты. -
Без террорчылыкка каршы! 19.09.2019

19 нчы сентябрьдә 2-4 сыйныфларда террорчылыкка каршы сыйныф сәгате уздырылды. Укучыларга терроризм сүзенең мәгънәсе аңлатылды. Соңыннан "Без террорчылыкка каршы!" дигән темага ясадылар.
-
Терроризм-җәмгыятькә куркыныч 19.09.2019

8 сыйныф укучылары белән "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч" темасына класс сәгате үтте.
-
Перерыв на кино 18.09.2019

В школе прошла акция «Перерыв на кино», посвященная 78 - й годовщине начала блокады Ленинграда. В рамках акции были показаны фильмы "Блокада Ленинграда. 9 строк. Таня Савичева", "Военный дневник Тани Вассоевич" и отрывок из фильма "Ленинградская сюита". После просмотра состоялась беседа о просмотренных фильмах, ребята вспоминали факты о блокаде г. Ленинград, о храбрости, мужестве и стойкости советского народа.
-
ГТО 18.09.2019

Мәктәбебез укучылары ГТО нормаларын тапшыра. Бүген алар 2 км га йөгерделәр.
-
Терроризм һәм экстремизм 17.09.2019

Алан башлангыч мәктәбендә "Терроризм һәм экстремизм" темасына мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде. Укучыларга терроризм һәм экстремизм,яшьләр группировкалары турында аңлатылды,теләсә кайсы очракта кешелеклелек һәм үзара ярдәм турында онытмаска кирәклеге сөйләнде. -
16.09.2019

Сегодня 16.09 отмечается день рождение Джульетты-главной героини проищведения великого английского писателя У Шекспира. В честь этого учитель русского языка и литературы Гимадиева Г.Н. провела классный час с 9 классом на тему "Любовь сильнее смерти и страха смерти, только ею, только любовью держится и движется жизнь"
-
Тәмәкесез Россия 13.09.2019

Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен!
“Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучыларыбыз “Тәмәкесез Россия” акциясе үткәрделәр. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Укучылар аларга проект турында сөйләп, аңлату эшләре алып бардылар, яман гадәтләргә каршы торырга чакырдылар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән буклетлар өләштеләр.
-
Көзге мәрхәмәтлелек 12.09.2019

Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары белән “Көзге мәрхәмәтлелек” атнасы кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл яны территориясен җыештырдык, чүпләрдән арындырдык.









