муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
«Сәламәтлек – зур байлык” 11.10.2019

Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә укучыларны дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан тәрбия сәгате үтте. Соңыннан укучылар гимнастик күнегүләр эшләделәр. Сәламәтлек – зур байлык! Аны сакларга кирәк!
-
Рәсем ясыйбыз 10.10.2019

Бүген укучылар көзгә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар. Башта көз турындагы табышмакларга җавап бирделәр, аннары рәсем ясадылар. Рәсемнәрдә елның иң матур вакыты – алтын көз.
-
Армспорт 09.10.2019

8 нче октябрь көнне Арчада армспорт буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Закирова Чулпан катнашты һәм 1 нче урынны алды. Афәрин! Чулпанны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
-
Тәрбия сәгате 08.10.2019

Бүген Алан башлангыч мәктәбендә гриппка каршы тәрбия сәгате үткәрелде. Аны авыл фельдшеры Мифтахова Зөлфия Миннахматовна үткәрде. Ул балаларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.
-
"День вежливых людей" 07.10.2019

7 октября празднуется "День вежливых людей". И в честь этого дня ученики 9 класса провели акцию "Вежливые слова". Они раздали ученикам начальных классов памятки со словами вежливости, научили их этикету разговора
-
Бәйрәм белән! 05.10.2019

5 нче октябрь - УКЫТУЧЫЛАР көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан мәктәптә укучылар тарафыннан әзерләнгән матур һәм җылы кичә узды. Укучылар укытучыларга үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Афәрин!!!
-
Мәдәният йортында кичә 05.10.2019

Бүген Урта Курса мәдәният йортында өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышланган "Китмим әле яшьлек иленнән" дип исемләнгән матур кичә узды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да катнашты.
-
Бакчада көзге эшләр 04.10.2019

Бүген укучылар мәктәп бакчасында соңгы уңышны җыйдылар. Кәбестәләрне алып, саклауга куяр өчен әзерләделәр. Барлык укучылар да тырышып эшләде. Афәрин!!!
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш 04.10.2019

Хәзер авыл урамнарында да машиналар күп йөри. Юлга чыксак аптырап, югалып калабыз. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “өй – мәктәп – өй” маршруты буенча “куркынычсызлык минутлары” үтте. Беренче сыйныф укучыларына юлны имин чыгу кагыйдәләре аңлатылды.
Юл билгеләрен исегездә тотыгыз! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз.
-
Хезмәт ветераннарына ярдәм итү- һәр кешенең изге бурычы 03.10.2019

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, хезмәт ветераннарына ярдәм итү- һәр кешенең изге бурычы. Бу атнада укучылар ялгыз әбиләрне бәйрәм белән котладылар, аларга кулдан килгәнчә өй эшләрендә булыштылар.









