муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Республиканский родительский форум 28.10.2017
Республиканский родительский форум «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции»Место проведения:Международная школа Казани ( ул.Мавлютова, д.5 )Дата проведения:28 октября 2017 года, 10.00-14.00 ч.Уважаемые родители, здесь вы можете задать интересующие вас вопросы: -
Уңыш бәйрәме 27.10.2017
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән, яз челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизәсә, көзнең матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында.Көзнең бер матур көнендә ел саен мәктәбебездә “Уңыш бәйрәме” бәйрәме үткәрелә. Быел да ул бик матур көнгә туры килде һәм бик күңелле үтте. Укучылар үзләренең уңышларын күрсәттеләр: җыр, бию, шигырь сөйләү, тормыштагы кызыклы хәлләрне сәхнәләштерү, газета чыгару һ.б. Бәйрәм вакытында мәктәбебез гөрләп торды.Еллар имин, илнең күге аяз булсын, сабыйларның шат авазы яңгырап торсын! -
Укучылар иҗаты 27.10.2017
Алтын-сары яфракларҖиргә түшәлгән...Алтын-сары яфракларгаНурлар өстәлгән."Уңыш бәйрәме" нә әзерлек алдыннан һәрбер класс газета чыгарды, композиция әзерләде, көзге муллыктан табын әзерләде. -
Коррупциягә каршы көрәштә мин нәрсә эшли алам?» темасына тәрбия сәгате 26.10.2017

26 нчы октябрьда Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары белән «Коррупциягә каршы көрәштә мин нәрсә эшли алам?» темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга коррупция турында төшенчә бирелде, аның билгеләре белән таныштырылды. Коррупцияне тормыш шартларында таный белергә, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белергә өйрәтелде. Ахырдан “Надо жить честно!” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.
-
"Туган якны өйрәнү музее" на экскурсия 25.10.2017

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. 1, 3 нче сыйныф укучылары әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүреше белән танышу өчен мәктәбебездәге "Туган якны өйрәнү музее" нда экскурсиядә булды. Укучылар экскурсоводларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар, экспонатларны кызыксынып күзәттеләр, туган авылыбызда туып-үсеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр тормышы белән таныштылар.
-
Очрашу 20.10.2017

Бүген Форпост оешмасында торучы укучылар белән очрашуга мәктәпләр буенча инспектор Нигъмәтуллин М.К., районның Форпост оешмасы җитәкчесе Минһаҗев Г.Ш. килде. Мансур Камбилович укучыларның мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышына, тәртип мәсьәләләренә басым ясаса, Гомәр Шәрифҗанович Форпост оешмасының роле, укучыларның вазифалары, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге турында сөйләде. Әлеге очрашу укучылар өчен файдалы узды.
-
“Минем хокукларым”- класс cәгате 19.10.2017

9нчы сыйныфта “Минем хокукларым” дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар кеше хокуклары, бала хокуклары төшенчәсе белән таныштылар. Үз хокуклары турында белемнәрен киңәйттеләр. Дәрестә алар хокукый алымнар белән проблемалы ситуацияләр чишәргә өйрәнделәр.
-
“Сак булырга кирәк” - әңгәмә 18.10.2017

18 нче октябрь көнне 5 нче класс укучылары белән пожар куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрелде. Укучыларга шырпы сызып уйнауның, кызыксынып әйберне яндырып карауның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге төшендерелде. Газ исе килсә ут кабызырга яки сүндерергә, газ комфоркасын ачарга ярамаганлыгы искәртелде. Укучылар әңгәмә барышында актив катнаштылар, үзләренең фикерләрен җиткерделәр, белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Акция "Здоровая пробежка" 15.10.2017

В школе прошла антиалкогольная акция «Здоровая пробежка». Члены отряда «Ritm» участвовали в этой акции. Осенняя погода не помешала участникам забега. После пробежки учащиеся сфотографировались на фоне золотой осени.
-
Фән олимпиадалары 13.10.2017

Олимпиадаларның мәктәп туры башланды. Укучылар төрле фәннәр буенча үзләренең белемнәрен сыный.









