муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
"Туган ил кайдан башлана?" 09.02.2018

Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Бүген 1,3 нче сыйныф укучылары белән "Туган ил кайдан башлана?" темасына сыйныф сәгате узды.
-
Яшь антифашистлар көне 08.02.2018

8 февраль – яшь антифашистлар көне. Шул уңайдан классларда сыйныф сәгатьләре узды. 8 нче сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәсендә «Герой - пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды.
-
Сталинград сугышы 07.02.2018

Сталинград шәһәре өчен барган сугышка 75 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре үтте. 5-7 нче класс укучыларына Сталинград сугышының ил азатлыгы өчен әһәмиятле вакыйга икәнлеге аңлатылды. Сугышлар бүтән кабатланмасын, ил күге һаман аяз булсын иде.
-
Класс җитәкчесе - 2018 02.02.2018

Бүген Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә класс җитәкчеләренең зона буенча конкурсы уздырылды. Конкурста катнашучылар тәрбия юнәлешендәге темаларга сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр һәм видеоролик тәкъдим иттеләр. Әлеге конкурста мәктәпнең 5 нче сыйныф җитәкчесе Фәйзуллина Л.И. катнашты.
-
Яңа ел кичендә 31.01.2018

Мәдәният йортында уздырылган Яңа ел бәйрәмендә укучыларыбыз да, аларның әти-әниләре дә актив катнашты.
-
Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары 30.01.2018
27 нче январь көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда мәктәбебез чаңгычылары да катнашты. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Шагниев Рәмзил – 3 урын, (5 класс), 2004-2005 нче елгы малайлар арасында Яруллин Даниф - 3 урын (7 класс). Бикбаева Алия (6 кл.), Бакирова Диләрә (7 кл.), Мингазова Илүзә (9 кл.), Зәйнетдинов Илмир дә уңышлы чыгыш ясап, беренче унлыкка керделәр. Команданы ярышларга физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. әзерләде.Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәп командасы 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләр кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Без дә команданы җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Дустың булу - зур бәхет!" 24.01.2018
Дуслык - нинди матур сүз! Дус – ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус – ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус – ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус – ул колаклары өзелгән, сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык!Бүген 1,3 нче сыйныф укучылары белән "Дустың булу - зур бәхет!" темасына сыйныф сәгате узды. -
Рус теле фәненнән сынау имтиханы 22.01.2018

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы тапшырды. Мәктәпкә Сеҗе зонасына кергән барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары килде. Укучыларга мәктәптә имтихан тапшыру өчен барлык шартлар да тудырылды.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 19.01.2018

19 января с 12:00-13:30 состоится республиканское родительское интернет-собрание на тему "Виртуальная жизнь ребенка: интернет-друг или враг?". Прямая online-трансляция состоится на сайте киу.рф.
-
Котлыйбыз! 17.01.2018

Бүген атналык линейкада төрле ярышларда, конкурсларда катнашып җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. 9 нчы классның 5 егете дә район башлыгы призына уздырылган көрәш ярышында катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар, дипломнар һәм медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.









