муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2017

26 декабрь көнне мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары Солтанова Камилә һәм Мөхәрләмов Айдар Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Акция «Подари чудо» 26.12.2017

21 декабря члены отряда «Ritm» проводили акцию «Подари чудо». Ребята побывали в детском саду «Лейсан», подарили детям подарки, вместе с ними выучили песни. Поздравили всех учителей и учащихся с Новым годом, подготовили своими руками новогодние игрушки. Все, кто участвовал в акции, остались довольные.
-
Китаплар сайлыйбыз 23.12.2017

Укучылар каникулга таралыр алдыннан бүген авыл китапханәсе мөдире Гайнуллина А. укучылар белән очрашты һәм аларга бик күп татар һәм рус телләрендә матур әдәбият китаплары тәкъдим итте.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 22.12.2017
Исәнме, чыршы, исәнме,Яңа ел килеп җитте.Күңелле чыршы бәйрәменБалалар сагынып көтте.Әнә шундый матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, күңелле биюләрен биеп бәйрәм итте бүген укучыларыбыз. Башта Яңа елны бик яхшы билгеләренә генә укып каршылаган, төрле олимпиадаларда, класстан тыш чараларда, конкурсларда, спорт ярышларында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнде. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Алар мәктәп тирәсен сыннар белән бизәүдә, Яңа ел уенчыларын матур итеп ясауда актив катнашкан классларны төрле номинацияләрдә бүләкләде. Бизәлгән чыршы тирәсендә укучылар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, тамаша күрсәттеләр. Шушы кичәне әзерләүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Кар сыннары 20.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашуга, мәктәп тирәсе ел саен кардан ясалган сыннар белән бизәлә. Быел да укучылар һәм укытучылар фантазияләрен эшкә җигеп, төрле әкият геройларыннан матур мәйданчык ясап куйдылар. Молодцы!
-
"Иң матур Яңа ел уенчыгы" 19.12.2017

Яңа ел бәйрәменә һәр класс укучылары матур итеп уку бүлмәләрен бизәп куйдылар. Чыршыга элү өчен Яңа ел уенчыгы ясау буенча класслар арасында конкурс игълан ителде. Алар Яңа ел чыршысына эленә башлады инде. Нәтиҗәләр бәйрәм көнне ясалачак.
-
Укучыларыбыз - көрәш батырлары 18.12.2017

16 нчы декабрь көнне Сабада 2000-2001, 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында республикакүләм Н.Х.Хамидуллин истәлегенә татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда мәктәбебез укучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 9 нчы класс укучысы Нурисламов Рәниф 70 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 3 нче урынны, Мөхәрләмов Айдар (тренерлары Ахмадеев М.Г.) авыр үлчәүдә 3 нче урынны алдылар. Алар диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Афәрин, егетләр!
-
Р. Курамшин исемендәге VI Республикакүләм конкурсы 16.12.2017
Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалының баян классында шөгыльләнүче 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Самат баянчы һәм гармунчыларның Р. Курамшин исемендәге VI Республикакүләм конкурсында катнашты һәм I Дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Саматны һәм аның укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез. -
Яңа елга әзерлек 15.12.2017

Һәркемнең яраткан Яңа ел бәйрәме якынлаша.Яңа елга әзерлек бара. ... Иң күңеллесе шул булды- һәр укучы Яңа елга нинди дә булса һөнәрен күрсәтергә әзер. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур тырышлык куялар.Безнең Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә дә укучылар зур түземсезлек белән кышның иң күркәм бәйрәмен түземсезлек белән көтәләр-күмәк көч белән урман гүзәле-Чыршыны бизәп куйдык.Хәтта әзерлек группасына йөргән балалар да читтә калмады,махсус килделәр.
-
Яңа елга әзерлек 13.12.2017

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Укучылар классларны, залларны бизәделәр, урамда кардан сыннар да ясый башладылар.









