муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Законнар кайда туа? 18.10.2018

4 нче сыйныф укучылары белән "Законнар кайда туа?" темасына парламент дәресе узды. Укучылар белән хокуклар һәм бурычлар, дәүләтнең законнар җыелмасы - конституция, конституциянең үтәлешен контрольдә тотучы - президент, федераль җыен - парламент турында мәгълүмат бирелде.
-
Иң күп бишле 16.10.2018

Иртәнге линейкада укучыларның тәртибенә, укуларына анализ ясалды. "Иң күп бишле" алучы класс һәм укучылар билгеләп үтелде. Спорт буенча актив укучыларга рәхмәт белдерелде.
-
"Табигать - туган йортыбыз" 15.10.2018

Ничек табигатьнең матурлыгын күрә белергә, серенә төшенергә, тылсымлы авазын ишетергә?...Моның өчен ерак сәяхәтләргә чыгып, эзләнүләр үткәрергә кирәк түгел. Үзебезне чолгап алган табигатькә күңел күзе белән карасаң, һичшиксез аның матурлыгын күрерсең, серенә төшенерсең һәм тылсымлы авазын ишетерсең.
-
“ГТО – бала күзлегеннән” 12.10.2018

12 нче октябрь көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә спорт темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар белән спорт һәм сәламәтлек, ГТО нормаларын тапшыру турында сөйләшенде. Соңыннан “ГТО – глазами ребёнка” Республика конкурсына рәсемнәр ясалды.
-
Көзге уңыш 10.10.2018

Буген укучыларыбыз мәктәп бакчасында соңгы көзге уңыш - кишер һәм чөгендер алдылар.
-
Көн яңалыклары 08.10.2018

Дүшәмбе көнне мәктәбебезнең һәр классында политинформация үтә. Укучылар газета- журналлардан тапкан кызыклы мәгълүматлар белән классташларын да таныштыра.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
-
Юлларда имин бул! 04.10.2018
Юлларда иминлекне саклау - һәркемнең изге бурычы. Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 4 нче сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үтте, презентацияләр карадык, "Юлларда имин бул!" темасына рәсемнәр ясадык. -
Сез иң гүзәл кеше икәнсез 03.10.2018

Мәктәбебездә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" исеме астында кичә уздырылы. Әлеге бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез чакырылды.
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2018

Хөрмәтле ветераннар! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.









