муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел 16.01.2018

2018 елның 16 нчы декабрендә бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел була. Шушы истәлекле дата уңаеннан бүген класс сәгатьләрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗани, аның күптармаклы эшчәнлеге турында укучыларга мәгълүмат җиткерелде.
-
Район башлыгы призына көрәш ярышы 15.01.2018
13 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. Биредә 2002—2004 нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Көрәштә барысы 80 ләп яшүсмер, шул исәптән безнең мәктәптән 5 укучы катнашты.Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.65 кг.лы үлчәүдә Илназ Закирҗанов (2 урын), 70 кг.да Илназ Рамазанов (3 урын), 75 кг. да Рәниф Нурисламов (1 урын), 80 кг. нан югары - Айдар Мөхәрләмов (1 урын), Алим Абдуалимов (2 урын). Барлык көрәшче егетләрне һәм аларның тренерлары М.Г.Әхмәдиевне зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Ата-аналар җыелышы 13.01.2018

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендә "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына чыгыш тыңланды (Солтанова И.А.), чирек һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат җиткерелде, дәүләт хезмәтендә теркәлү, телефоннарда кирәкле кушымталар булдыру, әлеге хезмәтләрдән файдалану үзенчәлекләре аңлатылды. Җыелыш классларда дәвам итте.
-
Дөрес тукланыйк!
12.01.2018
Башлангыч сыйныф укучылары белән атнага бер көн "Дөрес туклану" темасына занятие уза. Бу занятиедә сәламәтлек нигезләре, файдалы туклану продуктлары, туклану культурасы, режим белән яшәргә өйрәнү һ.б кызыклы темалар бар. Укучылар өчен быел беренче тапкыр "Разговор о здоровье и правильном питании", "Формула правильного питания" дигән эш дәфтәрләре кайтты. Дәфтәрләр бик кызыклы, төсле. Башваткычлар, кызыклы биремнәр дә күп, кисеп ябыштыру, рәсем ясау өчен билгеләнгән урыннары бар, наклейкалар укучыларга аеруча ошады.
-
11 гыйнвар - “Бөтендөнья рәхмәт көне” 11.01.2018

Бүген мәктәп укучылары “Бөтендөнья рәхмәт көне” чарасында актив катнаштылар. Бер-берсенә изге теләкләр теләделәр, матур сүзләр язылган “йөрәкләр” бүләк иттеләр.
-
Рамил Курамшин исемендәге VI республика баянчылар һәм гармунчылар конкурсы 11.01.2018

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе.
Күптән тугел Арча балалар сәнгать мәктәбендә Рамил Курамшин исемендәге VI республика баянчылар һәм гармунчылар конкурсы узды. Әлеге мәртәбәле конкурста мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Минһаҗев Самат та катнашты. “Баян” номинациясендә 12 яшькә кадәргеләр арасында Самат Минһаҗев 1 нче урынга лаек булды. Саматны һәм аның баян укытучысы Гайнуллин Б.М. зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Батырлар онытылмый 10.01.2018

Укучылар тарафыннан бик күп изге эшләр башкарыла. Каникул вакытында авылдашларыбызның сугыш вакытында төшкән фотоларын барласалар, бу юлы "Мөстәкыйль балалар" төркеме активистлары һәйкәл янын кардан чистарту эшендә катнаштылар.
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2018

Бүген "Барыбыз да чаңгыга! акциясенә кушылып, мәктәбебез укучылары һәм укытучылары массакүләм чаңгы шууда катнашты. Күңел күтәренкелеге алып, чаңгы эзе буйлап барыбыз да рәхәтләнеп шудык, бергәләп фотога да төштек.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.01.2018

Каникул көннәрендә 9 нчы класс укучылары график буенча консультацияләргә йөриләр. Бүген алар рус теле фәненнән төрле катлаулылыктагы биремнәр эшләделәр.
-
Саф һавада күңелле 03.01.2018

Кыш - тылсымлы вакыт. Кыш - хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Зарыгып көткән кышкы каникул көннәрендә балалар чана-чаңгыда шуалар, кар атышып уйныйлар, тәгәрәтеп, Кар бабай ясыйлар. Саф һавада күмәк уеннар белән ялларын күңелле уздыралар.









