муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Т.Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы 27.03.2018

24 нче март көнне Арча стадионында 2007-1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында Т.Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы үтте. 1 км лы арада 2006-2007 нче елгы укучылар арасында мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Бикбаева Алия 2 нче урынны алды. Яруллин Дәниф, Зәйнетдинов Илмир, Бакирова Диләрә дә әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. (тренер – Минһаҗев М.В.)
-
"Дулкыннар -2018" республика бәйгесе 27.03.2018

Укучыларыбыз музыка буенча Республика һәм Россиякүләм конкурсларда даими катнашалар һәм уңышлары белән сөендереп торалар. Март ае бәйгеләргә аеруча бай булды. Закирҗанов Кәрим мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова истәлегенә оештырылган "Дулкыннар 2018" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап диплом һәм кубок белән бүләкләнде (укытучысы Гайнуллин Б.М.) Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Минем балачагым шигырьләре" конкурсы 26.03.2018

26 нчы мартта 1 нче мәктәп базасында "Минем балачагым шигырьләре" район конкурсы узды. Конкурс балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм оста шигырь сөйләүчеләрне барлау максатыннан оештырылды. Конкурста 3 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Зөләйха Р. Миңнуллинның "Сезне дә чакырачакмын" шигырен оста башкарып II урынга лаек булды, 4 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Галим "Юкка малай булганмын" шигырен сөйләп катнашучы сертификатына ия булды. Котлыйбыз!
-
Волейбол ярышы 26.03.2018

Мәктәпләр арасында волейбол уеннары буенча көчле командаларны ачыклау һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау максатыннан мәктәпләрдә волейбол ярышлары үтә. Бүген Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән зона ярышында МБОУ "АСОШ №2", МБОУ "Сикертән төп гомумбелем мәктәбе", МБОУ "Урта Курса төп гомумбелем мәктәбе" хатын -кызлар командалары көч сынашты. Финал ярышларында катнашу хокукын МБОУ "АСОШ №2" командасы яулады. Алдагы уеннарда да аларга уңышлар телибез!
-
"Туберкулездан саклан!" 23.03.2018
Туберкулез (лат. tuberculum "төер") — кеше һәм хайваннар арасында киң таралган йогышлы авыру . Авыру Кох таякчыклары кебек микробактерияләр аркасында барлыкка килә. Кеше үз сәламәтлеген даими контрольдә тотмаганда, тиешенчә тукланмаганда, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаганда, иммунитеты түбән булганда бу авыру килеп чыгу ихтималы зур.24 нче март - туберкулезга каршы көрәш көне. шуш уңайдан 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары белән "Туберкулездан саклан!" темасына сыйныф сәгате узды. -
Ата-аналар җыелышы 22.03.2018

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Ата-аналарны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. 3 нче чирек йомгаклары, укучыларның конкурсларда ирешкән уңышлары белән таныштырды. 9 нчы класс җитәкчесе Гыймадиева Г.Н. "Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү" темасына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З. "24 нче март - туберкулезга каршы көрәш көне" уңаеннан чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, каникул вакытында укучыларның иминлеге өчен ата-аналарның җаваплы булуларына басым ясады. Җыелыш классларда дәвам итте.
-
Шахмат-шашка буенча республика турниры 20.03.2018
17 нче март көнне Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар арасында шахмат-шашка буенча республика турниры узды. Бу ярышта безнең мәктәптән Хәмзин Ришат, Шаһниев Рәмзил, Шәфигуллин Камил катнашты. Укучыларыбыз команда составындагы уенда призлы 3 нче урынга лаек булдылар. 5 нче класс укучысы Шәфигуллин Камил шәхси беренчелектә 3 нче урынны алды. (Тренер – Лотфуллин М.Л.) Уенда катнашучы барлык укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. -
Рәниф - Россия чемпионы! 19.03.2018

Казанда көрәш буенча уздырылган Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклап мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Нурисламов Рәниф тә катнашты. Күптән түгел Татарстан беренчелегендә ул үз үлчәү авырлыгында 1 нче урынны яулаган иде инде. Бу юлы тагын да зур җиңү - 2002-2003 нче елгы егетләр арасында 75 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Рәниф Россия чемпионы булды ! (тренеры Әхмәдиев Марат Госман улы). Нурисламов Рәнифне һәм тренеры Марат Госман улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Без бергә" фестиваленең зона этабы 19.03.2018

Бүген Урта Курса авыл мәдәният йортында "Без бергә" фестиваленең зона этабы үтте. Бәйгегә Сеҗе, Сикертән, Курса Почмак, Урта Курса мәктәпләренең иң талантлы балалары җыелды. Нәни артистлар хореография, вокал, нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
"Авыл хатын-кызы"- рәсемнәр бәйгесе 17.03.2018

Бүген мәктәптә "Авыл хатын-кызы" районкүләм бәйгесенә иҗат ителгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Иң яхшы дип саналган эшләр район этабына җибәрелде.









