муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Өмәдә 21.04.2018

Бүген укучылар мәктәп тирәсен җыештыру, кар тарату буенча өмәдә катнаштылар.
-
Квест "Путь к Победе!" 21.04.2018

В рамках республиканской добровольческой акции “Доброгод” в школе прошел квест “Путь к Победе!”
-
Язгы игелек атнасы - Яхшылык маршы 20.04.2018

"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында һәм волонтерлар елы уңаеннан "Доброгод" иреклеләр акциясе старт алды. Бүген Яхшылык эшләү буенча чаралар үтте.
-
Мәктәп территориясен кардан чистартабыз 19.04.2018

Республикада һәм районыбызда санитар-экологик айлык башланды. Бу көннәрдә укучылар һәм барлык хезмәткәрләр мәктәп тирәсен кардан чистарталар, тәртипкә китерәләр.
-
“Тукай төрле телләрдә яңгырый” конкурсы 17.04.2018

16 нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” конкурсы үтте. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 нчы класс укучысы Солтанова Камилә “Г.Тукай турында инглиз телендә шигырьләр һәм Г. Тукай шигырьләренең инглиз теленә тәрҗемәсе” номинациясендә катнашты һәм дипломант исеменә лаек булды. Афәрин! Камиләне җиңүе белән котлыйбыз!
-
"ФОРПОСТ" отряды членнары сынау бирә 16.04.2018

Укучыларда патриотизм хисләре уяту, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү һәм хәрби яктан әзерлекләрен тикшерү максатыннан бүген “ФОРПОСТ” отряды членнары төрле спорт төрләре буенча сынау бирделәр. Әлеге чараны отряд членнары белән район хакимиятенең әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Н.К., районның “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Мингазов Г.Ш. уздырды. Укучылар пневматик мылтыктан ату, турникта тартылу һ.б төрләр буенча үз көчләрен сынап карадылар һәм сынатмадылар.
-
Ярминкәдә 14.04.2018

Бүген мәктәп коллективы авыл җирлеге белән берлектә Казан шәһәрендә узган ярминкәдә катнашты.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч-2018” 14.04.2018

14 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Гайнуллина З., Камалова Л., Закирҗанов К., Гатауллин Р. Арчаның 5 номерлы гимназия базасында үткәрелгән “Куркынычсыз тәгәрмәч-2018” район конкурсында катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге фәнни-гамәли укучылар конференциясе 13.04.2018

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Гайнуллина Зилә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнашты. Зилә әлеге бәйгедә 3 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе – Гыймадиева Г.Н.) 4 нче класс укучысы Гарифуллин Галим иҗади эше белән катнашып, сертификатка лаек булды. (Укытучысы - Насыйбуллина Ф.К.) Зиләгә һәм Галимгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

“Космонавтика көне” уңаеннан 5 нче класста класс сәгате узды. Бу чарада укучылар галәм киңлеген өйрәнү өчен нәрсә өчен кирәклеге хакында үзләренең фикерләрен белдерделәр. Иң беренче галәмгә очкан эт, аннан соң 108 минут космик корабльдә булган Гагаринны искә алдылар. Космик корабльдә кешеләрнең нәрсәләр белән туклануы, ничек яшәүләре күрсәтелде. Укучылар бик кызыксынып карадылар һәм теләгән сорауларына җаваплар алдылар.









