муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Волейбол ярышы 09.04.2018

Узган ял көнендә мәктәбебез спортзалы гөрләп торды. Биредә Югары Курса, Урта Курса, Түбән Курса, Алан, Корайван, Сеҗе, Мөрәле авылларыннан җыелган яшьләр арасында волейбол ярышы үтте. Ярыш бик зур киеренкелек белән, җанлы барды. Иң көчле командаларны "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., Муллагалиев Р.Ә. улы да котларга килгән иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1 урында - Алан яшьләре, 2 урында - Югары Курса яшьләре, 3 урында - Сеҗе авылы яшьләре. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Барлык җиңүче командаларны да котлыйбыз!
-
Теләче районында республика турниры 09.04.2018

Теләче районында 2002 нче елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында Россиянең һәм Татарстан Республикасының, Башкортстанның халык артисты, автоспорт буенча спорт мастеры Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча республика турниры үтте. Бу ярышта мәктәпнең 9 нчы класс егетләре дә катнашты. Нурисламов Р. призлы 2 нче урын, Мөхәрләмов А. 3 нче урынны яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 08.04.2018

“Акчаңны югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң – күп нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын да югалтасың”. Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк. Укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыру омтылыш тәрбияләү максатыннан 4 нче сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек-зур байлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды һәм гимнастик күнегүләр эшләтелде.
-
"Сәламәт бул!" акциясе 06.04.2018

Бүген "Сәламәт бул!" Бөтенроссия акциясе кысаларында класс сәгатьләре, әңгәмәләр, рольле уеннар, 7-9 нчы класс укучылары катнашында командаларга бүленеп брейн-ринг уздырылды. Укучыларга сәламәт булу, аны саклау серләре, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре аңлатылды, бурычлар куелды.
-
"Туган тел- иң татлы тел" шигырь укучылар бәйгесе 04.04.2018
Арча Укучылар сараенда Ш.Галиевның тууына 90, Ф.Яруллинның тууына 80 елга багышланган "Туган тел- иң татлы тел" исеме астында шигырь укучыларның район бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә катнашып, 7 нче класс укучысы Зилә Гайнуллина I дәрәҗә дипломга лаек булды.(Укытучысы - Юнысова Р.К.) -
Без бергә фестивале 03.04.2018

Арча балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм үткәрелүче "Без бергә" фестивале үтте. Әлеге чарада зона этабында җиңеп чыккан "Мизгел" бию төркеме һәм 3 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим катнашты. Алар икесе дә бу бәйгедә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Конкурс юных чтецов "Живая классика" 01.04.2018

30 марта на базе МБОУ «Нижнеметескинская ООШ» был проведен районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая Классика- 2018». Ученица 9 класса нашей школы Султанова Камиля была награждена Дипломом III степени, прочитав отрывок из произведения Л.Чарской «Моя мамочка». Её руководитель – учитель русского языка и литературы Гимадиева Гульгена Нурулловна.
-
Мәктәптә көрәш ярышы 31.03.2018
31 мартта Урта Курса мәктәбендә 2002—2004 елгы малайлар, яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булды. Әлеге спорт чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район татарча көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев, «Курса МТС» ы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, “Арча” спорткомплексы җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты. Мәктәбебез көрәшчеләре бу юлы да сынатмады. 50 кг лы үлчәүдә Закирҗанов Әлфис – 3 урын, 60 кг лы үлчәүдә Закирҗанов Илназ – 2 урын, 75 кг лы үлчәүдә Нурисламов Рәниф – 1 урын, 80 кг нан югары үлчәүдә Мөхәрләмов Айдар – 1 урын, Абдуоллимов Олим – 2 урын алды. Шулай ук Камалов Илнар, Бакиров Альмир, Зәйнетдинов Илмир да үз үлчәү авырлыкларында бил алышты.Ярышта барлыгы 70 ләп көрәшче катнашты. Командалар арасында Урта Курса мәктәбе командасы 1 нче урынны алды. Тренеры — Марат Әхмәдиев. 2 нче урында — Яңа Кенәр мәктәбе командасы, тренеры - Зөлфәт Хәйруллин. 3 нче урында — Шушмабаш мәктәбе командасы, тренеры - Марат Сәлахов.«Курса МТС» ы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов абсолют батырга тәкә бирде. Тәкәне Урта Курса мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рәниф Нурисламов алды. Барлык көрәштә катнашкан укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Арча ягы-данлы Тукай ягы"XIII республика балалар иҗаты конкурсы 29.03.2018
27 март көнне Арча сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 елга багышланган "Арча ягы-данлы Тукай ягы" дип исемләнгән XIII республика балалар иҗаты конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 3 укучысы бу конкурста бик уңышлы чыгыш ясадылар: Минһаҗев Ильяс I дәрәҗә дипломант, Гайнуллина Зилә I дәрәҗә лауреат булдылар. Ә Минһаҗев Самат конкурсның иң югары бүләге - Гран-прига лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Гайнуллин Б. М. һәм Валиуллина В. В.ны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
"Алтын мирас" балалар һәм яшьләр иҗаты республика фестивале 28.03.2018

25 март көнне Казанда "Алтын мирас" балалар һәм яшьләр иҗаты республика фестивале узды. Әлеге бәйгедә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар: Закирҗанов Кәрим "Вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Минһаҗев Самат "Инструменталь башкару (баян)" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (укытучылары Гайнуллин Б.М.) Уңышларыгыз белән котлыйбыз!









