муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Ю.Гагарин турында документаль фильм 11.04.2019
Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.Шушы истәлекле дата уңаеннан 4 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үтте.Укучылар галәм, космонавтлар турында "Звезда по имени Гагарин" документаль фильмын карадылар, рәсемнәр ясадылар. -
Всероссийский открытый урок «ПроеКТОриЯ» 11.04.2019

Всероссийские открытые уроки — это профориентационные онлайн-мероприятия, организованные Министерством просвещения РФ совместно с порталом «ПроеКТОриЯ». На портале «ПроеКТОриЯ» начался цикл открытых уроков, направленных на знакомство обучающихся с передовыми индустриями и перспективными профессиями, достижениями отечественной науки и экономики. Ученики 9 класса посмотрели онлайн-мероприятию и узнали много интересного.
-
12 апрель – Космонавтика көне 10.04.2019
1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Укучылар рәсем дәресләрендә әлеге темага рәсемнәр ясадылар, аларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. -
Выставка "Эта необъятная Вселенная". 09.04.2019

12 апреля - Всемирный день авиации и космонавтики, день полета человека в космос. Этот праздник был установлен Указом Президиума Верховного Совета СССР от 9 апреля 1962 года в честь первого в мире полета человека в космос. В честь этого праздника в библиотеке МБОУ "Среднекорсинская ООШ" была организована книжная выставка "Эта необъятная Вселенная".
-
Мәктәп газетасы 08.04.2019

Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, район күләмендә мәктәп газеталарына конкурс игълан ителгән иде. Безнең мәктәпнең татар теле укытучылары һәм укучылары да бу бәйгегә бик теләп кушылды. Уртак хезмәт нәтиҗәсе булып, "Тамчылар" газетасы дөнья күрде.
-
"Будь готов! Скажи нет!" 08.04.2019

Сегодня учащиеся члены группы "Ритм" провели Республиканскую антинаркотическую акцию "Будь готов! Скажи нет!". Во время акции собрали подписи, раздали всем буклеты.
-
Көрәш ярышы 06.04.2019

Бүген мәктәп спортзалында "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г. призына 2002 нче елгы яшүсмерләр һәм яшьрәкләр арасында район беренчелегенә көрәш ярышы үтте. Биредә 20 мәктәп командасыннан 100 ләп көрәшче бил алышты. Безнең мәктәпнең тренеры М.Г. Әхмәдиев җитәкчелегендәге көрәшчеләр бу юлы да сынатмады. Команда 1 нче урынны яулады һәм кубокка лаек булды. Абсолют батыр булып мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Нурисламов Рәниф калды. Призлы урыннар алган Гыйләҗев Азатны, Бохаров Камилне, Камалов Илнарны, Гатауллин Радикны, тренер М.Г.Әхмәдиевны әлеге ярышта җиңүләре белән котлыйбыз, аларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез.
-
Музей хезмәткәре белән очрашу 05.04.2019

Музей ул - тарих, дибез. Әйе, үткәнне, бүгенгене киләчәк буын яхшы белергә тиеш. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә М.Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина белән очрашу булды. Ул укучыларны М. Мәһдиев тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән таныштырды. Балаларга әти-әни тигезлегендә, тыныч илләребезнең кадерен белеп, яхшы итеп укуларын, тәрбияле, инсафлы булуларын теләде. Очрашу истәлеге итеп китаплар бүләк итте.
-
Бакча эшләренә әзерлек 04.04.2019

Кыш ничек кенә карышса да, яз үзенекен итә. Тагын бераз гына вакыт узар һәм кешеләр басу- кырларда, бакчаларда язгы эшләргә тотыныр. “Язның бер көне ел туйдыра” - ди халык мәкале. Шул мәкальне истә тотып, мәктәптә җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчә, петуния, сальвия чәчәкләре матур гына тишелде, тәрәзә төпләренә яшел үсентеләр урнаштырылды.
-
Юлларда сак булыйк! 04.04.2019

Юл йөрү кагыйдәләрен искәртү - сыйныф житәкчесенең көндәлек бурычы. Ә яктырткычлар укучыларны хәвеф-хәтәрләрдән саклауда бик кирәкле элемент. Шул уңайдан укучыларның язгы киемнәрендәге яктырткычларны барладык. Укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре бу мәсьәләгә бик жаваплы карады.









