муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
"Иң матур кош оясы" конкурсы 19.03.2019

Укучылар арасында "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Бик күп укучылар әтиләре белән тырышып сыерчык оялары ясадылар. Иң матур сыерчык оясы ясаган 6 нчы класс укучысы Шәфигуллин Әмирнең эше район буенча уздырылучы конкурста катнашачак.
-
Чаңгы ярышы җиңүчеләре 18.03.2019

Бүген иртәнге линейкада мәктәп күләмендә уздырылган чаңгы ярышы җиңүчеләре бүләкләнде, грамоталар тапшырылды.
-
Дөрес туклану-озак яшәүнең нигезе 18.03.2019

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. 8 класста Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе" дигән темага сыйныф сәгате үтте. Укучылар анкета сорауларына җавап биреп үзләренең дөрес туклану күләмен ачыкладылар, Күп сорауларга җаваплар таптылар.
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 16.03.2019
15 марта в МБОУ «АСОШ №2» прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». В конкурсе участвовал из нашей школы Зайнетдинов Ильмир. (9 класс, учитель Г.Н.Гимадиева). По решению жюри, Ильмир награжден Дипломом за участие. Поздравляем! -
15 март – Изге эшләр көне 15.03.2019
Ел саен март уртасында «Изге эшләр көне» акциясе уздырыла. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә укучылар игелекле гамәлләр кылу, изге эшләр башкару, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булу турында йөкләмә алдылар. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар истәлегенә куелган обелиск янын кардан чистарттылар.Изге эшләргә һәрчак урын бар. -
Профориентация 14.03.2019

Һәр ел саен мәктәбебездә Арча агросәнәгать көллияте вәкилләре 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздыралар. Бүген дә алар укучылар белән очрашып, көллият хакында файдалы мәгълүматлар бирделәр, көллият әзерли торган белгечлекләр, керү тәртибе, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Укучылар әлеге очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Без бергә" фестивале 13.03.2019

Мәктәптә республикакүләм уздырылучы "Без бергә" фестиваленең мәктәп туры үтте. Укучылар төрле номинацияләрдә үзләрен сынап карадылар. Аларның район турында уңышлы чыгыш ясауларын телибез.Уңышлар!
-
Созвездие-Йолдызлык 11.03.2019

Мәктәбебезнең сандугачы, 4 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим "Арча йолдызлары-2019" фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат дипломына лаек булды. (Җитәкчесе - Гайнуллин Б.М.) Афәрин, Кәрим! Сиңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2019

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
Бәйрәм белән, әнием! 07.03.2019

Бүген 1-3 нче класс укучыларының әниләре бәйрәм кичәсендә катнашты. Укучылар газиз кешеләренә үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр, укытучылары белән бергәләп күңелле ял оештырдылар.









