муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Фестиваль-конкурс школьных театральных коллективов 24.04.2019

24 апреля на базе МБОУ "АГ №5" прошел муниципальный этап республиканского фестиваля-конкурса школьных театральных коллективов на иностранных языках, конкурса стихов и песен на английском языке. Ученица 9 класса нашей школы Гайнуллина Зиля успешно выступила со стихотворением "Music" на английском языке.
-
Милли ризык - табын күрке 23.04.2019

Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Авылыбызның абыстае Дамира апа укучыларга икмәкне иң кадерле ризык булуы турында сөйләде, өстәлебездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда гына яшәүнең ямьле булуын төшендерде. Әйе, без милли ризыкларыбызны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.
-
Республикакүләм экологик олимпиада 22.04.2019

5 нче класс укучысы Гарифуллин Галим республика экологик олимпиадасының читтән торып уздырылган I турыннан үтеп, II турда катнашу хокукына ия булды. Бу бәйгегә республикабызның төрле төбәкләреннән иң көчле укучылар җыелган иде. Алар биредә үзләренең белемнәрен тагын бер кабат сынадылар, тест һәм практик эш башкардылар. Галимне әлеге олимпиадада уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
-
"Балаларны яклау көне" уңаеннан волейбол ярышлары 22.04.2019

"Балаларны яклау көне" уңаеннан узган атнада класслар арасында волейбол ярышлары уздырыла башлады. Укучылар бик теләп әлеге ярышларда уйныйлар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
Өмәдә 20.04.2019

Бүген мәктәбебезнең укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләр күмәк рәвештә өмәдә катнаштылар. Зур көч белән мәктәп территориясе, тирә-юнь чүптән арындырылды. Өмәдә һәркем тырышып эшләде.
-
Язгы табигатькә экскурсия 19.04.2019

Елның дүрт фасылын да күрәбез без туган ягыбызда. Менә хәзер табигатьтә яз. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып җылы яклардан кайтып җиттеләр. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигать уянган ел фасылын һәм аккошларны күзәттеләр.
-
Всероссийское мероприятие «Урок цифры» по теме «Управление проектами» 19.04.2019
19 апреля прошло Всероссийское мероприятие «Урок цифры» по теме «Управление проектами».«Урок цифры» — по-настоящему важная инициатива для школьников всех возрастов, где они в игровой форме знакомятся с основами программирования и цифровыми технологиями. Ученики 6 класса посмотрели видеоролик и задали интересующие вопросы. -
"Без - Тукай варислары" конкурсы 19.04.2019

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, 2019 нчы елның 18 нче апрелендә Арча муниципаль районы В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Без – Тукай варислары» исемендәге шигырь укучылар конкурсы үтте. Анда мәктәбебездән 4 нче класс укучысы Бикбаева Айзилә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. (Укытучысы - Мингазова Ч.М.)
-
Финансовая грамотность 18.04.2019
Финансовая грамотность в России – это способность населения эффективно управлять собственными средствами, планировать расходы и доходы домашнего хозяйства, осуществлять планирование.Финансовая грамотность является одним из главных условий повышения уровня жизни, как граждан, так и всей страны. Проблема безграмотности влияет на то, что уровень пользования населением различными услугами остается очень низким. Недостаточная образованность может стать причиной принятия неправильных финансовых решений, случайное вовлечение в мошеннические меры по повышению знаний. 17 апреля в школе в целях формирования финансовой культуры и навыков финансовой грамотности у обучающихся, был проведен урок, посвященный ко Дню финансовой грамотности. -
Янгын куркынычсызлыгы 17.04.2019
Янгын - планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора.Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Янгын белән дөрес көрәшү өчен бик күп белем таләп ителә. Шуларны истә тотып, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү , кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен мәктәбебездә Янгын куркынычсызлыгы буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Балалар "Янгын чыгу сәбәпләре" дигән видеоролик карадылар, "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" турында плакатлар , рәсемнәр ясадылар. Ахырдан инструкция уздырылды.









