муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Игътибар–балалар!“ 09.09.2019

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. «Игътибар, балалар!» айлыгы кысаларында бүген 5 нче сыйныф укучылары экскурсиягә чыкты. Алар мәктәпкә бару юлында урнаштырылган юл билгеләрен карадылар, җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, белгәннәрен ныгыттылар.
-
Эшче һөнәрләр белән танышу 09.09.2019

9 класс укучылары эшче һөнәрләр белән якыннанрак танышу максаты белән, Курса МТСының машина тракторлар паркына барып, хуҗалыкның инженер-механигы Мирзанур Шакировка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, эретеп ябыштыручы , шофер, тракторчылар белән әңгәмә кордылар.
-
Куркынычсызлык айлыгы 06.09.2019

1 нче сыйныф укучылары белән "Мин - җәяүле" темасына сыйныф сәгате узды. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, яктырткычларның әһәмияте аңлатылды, имин маршрут ачыкланды.
-
Җиңү дәресе 06.09.2019

Укучылар белән “Җиңү дәресе” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, сугышта катнашкан әби-бабаларын искә алдылар.
-
Квест "Тирәнлек" 05.09.2019

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары “Тирәнлек” дип аталган тарихи квестта катнашты. Бу уен Баренц диңгезендә су асты көймәсендә хезмәт иткән, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иптәшләрен коткарган морякларга багышланды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, су асты көймәләре, Россия геройлары турында күп информация алдылар. Җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде.
-
Көзге игелек атнасы 05.09.2019

Мәктәбебездә «Көзге игелек атнасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе старт алды. Бүген әлеге акциянең беренче көне. Ул “Һәр көнне игелек кыл” девизы астында үтте. Укучылар акциянең максаты, программасы белән таныштылар; авыр хәлдә калган кешеләр турында информация алдылар, аларга ярдәм итү юлларын ачыкладылар. “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан узләренең тәкъдимнәре белән таныштырдылар.
-
Республиканская антиалкогольная акция «Здоровая пробежка» 04.09.2019

В нашей школе состоялась Республиканская антиалкогольная акция «Здоровая пробежка». Мероприятие прошло в рамках республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети». Участники акции провели пробежку по заранее определенному маршруту. В ходе акции раздавали информационные буклеты «Живи правильно!». Будем надеяться, что данная акция принесет пользу для подрастающего населения.
-
Без - терроризмга каршы! 03.09.2019

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Бүген мәктәптә шушы хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үтте. Укучыларга һәрчак игътибарлы булырга, саклану чараларын кулланырга тәкъдим ителде. Җиребездә һәрчак тынычлык булсын, Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.
-
Белем бәйрәме 02.09.2019

Бүген мәктәбебездә Белем көне узды. Мәктәп коллективын һәм укучыларны бәйрәм белән котларга Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гатиятов Р.М., Курса МТС ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р., әти-әниләр, балалар бакчасы коллективы килгән иде. Алар беренче сыйныф укучыларын котлап үзләренең бүләкләрен дә тапшырдылар, нәниләргә һәм барлык укучыларга укуларында зур уңышлар теләделәр.
-
Чәчәкләр фестивале 24.08.2019

24 нче август көнне Арчаның Җиңү паркында мәктәп һәм балалар бакчаларының чәчәк күргәзмәсе үтте. Әлеге чарада мәктәп коллективы да бик матур һәм эчтәлекле композиция белән катнашты.









