муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Мәктәп музеена экскурсия 15.06.2019
Лагерьнең 15 нче көне мәктәп музеена экскурсиягә бару белән истә калды. Балалар экспонатлар белән таныштылар. Көннең икенче яртысында "Минем яраткан шәһәрем" темасына рәсем ясадылар. -
Юллар гыйлеме. 14.06.2019

Бүген балалар белән очрашуга ГИБДД инспекторы кунакка килде. Балалар "Юллар гыйлеме" дип аталган кичэ күрсәттеләр, инспектор белән әңгәмә булып узды. Кичә ахырында инспектор балаларга бүләкләр өләште.
-
Сәламәт яшәу рәвеше көне.
13.06.2019
Лагерьнең 13 нче көне. Буген балалар белән сәламәтлек темасына әңгәмә булып узды, 2 командага бүленеп футбол уйналды, тәмле һәм файдалы ризык ашаганнан соң "Мин сәламәт яшәу рәвеше яклы" дигән рәсем конкурсы уздырылды.
-
Һава шарлары көне 12.06.2019

Лагерьның 12 нче көне Россия көненә туры килде. Иртәбез флаг күтәру, иртәнге зарядка белән башланып китте һәм туган якка экскурсия белән дәвам итте. Көн ахырында барлык балалар да шарлар белән бүләкләнде.
-
"Оригами" технологиясе серләре 11.06.2019

Кояшкай мәктәп яны лагереның бүген 11 нче көне. Иртәнге аш ашаганнан соң Фәнзилә Камиловна балаларга оригами технологиясе белән күбәләк ясатты. Көннең икенче яртысында клуб мөдире Равия апалары балалар мәйданчыгында балаларга кызыклы уеннар уйнатты.
-
"Ут - дошман, ут - дус" 10.06.2019
Лагерьда 10 нчы көн. Көнебез "Ут - дошман, ут - дус" дигән әңгәмә белән башланып китте. Балалар үзләренең тапкырлыкларын, пожар куркынычсызлыгы буенча белемнәрен күрсәттеләр. -
Лагерьда 9 нчы көн 09.06.2019

Лагерьда 9 нчы көн. Лагерь эшчәнлеген дәвам итә. Укучыларыбыз бүген китапханәдә экскурсиядә булдылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар.
-
Спорт марафоны 08.06.2019

Лагерьда 8 нче көн. Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгызны сынадык. Балалар "За колобком" спорт марафонында ярыштылар. Беркем дә читтә калмады, һәрберсе үз командасы өчен җан атты.
-
Лагерьда 7 нче көн 07.06.2019

Бүген укучылар арасында "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр ясау конкурсы үтте. Ә аннары алар авыл читендәге соры челәннәр колониясенә экскурсиягә бардылар.
-
Күңелле уеннар 06.06.2019
Лагерьда 6 нчы көн. Бугенге көн тәртибендә концелярия уеннары тора. Балалар 2 командага бүленеп көчләрен сынаштылар. "Кем иң озын чылбыр ясый?", "Кем ручкаларны тизрәк җыя?", "Кем тасманы дөрес үлчи?" кебек уеннар уйнадылар.









