муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ярминкәдә 24.08.2019

Бүген Арчада мәгариф хезмәткәрләре катнашында мәктәпләр ярминкәсе үтте. Ярминкәдә мәктәп коллективы да зур ассортимент белән катнашты.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 07.08.2019

Уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калды. Бүген мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү, ягъни мәктәпне кабул итү үтте. Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, янгын күзәтчелеге бүлеге, роспотребнадзор хезмәте белгечләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе мәктәпнең уку елына әзерлеген тикшерде. Комиссия тарафыннан мәктәпнең әзерлегенә уңай бәя бирелде.
-
Тырышлыкның нәтиҗәсе 19.07.2019

Бакчада яшелчәләр көннән-көн күтәрелә. Кәбестәләр дә мул уңыш вәгъдә итә. Укучылар аларга көн дә су сибә.
-
Мәктәп бакчасында 28.06.2019

Быел да мәктәп бакчасына бик күп чәчәкләр, яшелчәләр утыртылды. Җәйге ял вакытында укучылар график нигезендә аларны чүптән арындыралар, су сибәләр, төпләрен йомшарталар.
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2019

Лагерьның соңгы көне бик күңелле үтте. Клуб мөдире Равия апай балаларга "Табигать тиңсез хәзинә" дигән викторина әзерләгән иде. Балалар бик теләп катнаштылар, ахырдан дискотека оештырылды. Шулай ук 22 нче июнь-хәтер көне уңаеннан әңгәмә узды, балалар шул темага рәсемнәр ясадылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ПОХОД 20.06.2019

Бүген лагеребызның 20 нче көне җәй айларында туган көннәрен уздыручыларга багышланды. Балалар белән табигать кочагына походка чыктык.
-
Фотосессия көне 19.06.2019

Безгә бергә бик рәхәт! Шундый девиз астында бүген кояшкай лагерендә фотосессия булды. Тәмле аштан соң "Минута славы" конкурсында балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Китапханәгә сәяхәт 18.06.2019

Лагерьнең 18 нче көне. Бүген балалар арасында рәсем конкурсы булып узды, алар Югары Курсада урнашкан китапханәгә сәяхәт кылдылар.
-
Көлке көне 17.06.2019

Лагерьнең һәр көне сизелмичә генә бик күңелле үтеп бара. Балалар белән көлке көне уңаеннан кызыклы шаржлар ясадык, колхозның гаражына сәяхәт кылдык. Балаларга Фәрит абый кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрде.
-
Олимпия уеннары көне 16.06.2019

Бүген лагеребезда олимпия уеннары көне. Балалар командаларга бүленеп футбол, пионербол, волейбол һәм үрдәк атыш уеннарында көчләрен сынадылар.









