Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Бар эшкә дә өлгерәбез 19.03.2015

Бигрәк өлгер инде безнең башлангыч класс укучылары. 3 чирекне уңышлы тәмамлау өчен бар көчне куеп контроль эшләр эшлиләр, канатлы дусларыбызны каршы алырга сыерчык оялары ясыйлар, төрледән-төрле конкурсларда катнашалар. Каен бөресе җыюга да ныклап тотынды алар . Инде байтак бөре җыйналды. Һәркем бу файдалы эшкә үз өлешен кертәчәк.
-
Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты 19.03.2015

Казанда Су спорты дөнья чемпионаты узачак.Башкалабыз тагын кунакларлар кабул итәчәк. Шушы уңайдан 19 март көнне 5-6 классларда сыйныф сәгатьләре узды.Укучылар су төрләре ярышлары белән таныштырылды,кызыклы мәгълүматлар алынды.Дәрес барысынада ошады.
-
Ярдәмгә әтиләрне дә дәштек 18.03.2015

Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылар бер-берсе белән узыша-узыша сыерчык оялары ясый. Бу катлаулы хезмәттә ярдәмгә әтиләрне дәшми мөмкин түгел, диләр алар. Бергәләп тотынгач, эшләве дә күңелле, оялар да күз явын алырлык була. Рәхмәт сезгә, кадерле әтиләр!
-
Озак көттергән ул Җиңү көне 18.03.2015

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның , хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.Без, балалар, бу чорны стендлар, тарих һәм телевизор аша гына беләбез.
-
Беренче оялар 17.03.2015

Ниһаять, зарыгып көткән яз килде! Кара каргалар артыннан сыерчыкларны көтәбез. Канатлы дусларыбызны башлангыч класс укучылары һәр елдагыча өр яңа оялар ясап каршы алалар. Инде беренче оялар күренә дә башлады. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
Матурлык –бөтен дөньяны коткара 17.03.2015

-
15 март-дөрес туклану көне 14.03.2015

15 март-Бөтендөнья дөрес туклану көне уңаеннан бүген 5-11 класслар өчен дәрестән тыш чара үткәрелде. Биология укытучысы Самигуллина Ч.М. укучыларны "Дөрес туклану-сәламәтлекнең нигезе" дип исемләнгән сөйләшүгә чакырды. Бүгенге көндә балаларның сәламәтлеге көнүзәк мәсьәлә , авыруларның 70% ы дөрес тукланмаудан килә,- дип сөйләде укытучы. Кибет киштәләрендә ялтыравыклы матур кәгазьләргә төрелгән, күзләрне кызыктыручы чипсы, чупа-чупс, жевачка, марс, кока-кола һ.б. организмга зыяны хакында эчтәлекле презентация тәкъдим ителде.Фаст-фуд, гамбургер, шаурма кебек ярымфабрикатларның организмга тискәре тәэсире хакында сөйләнде. Сәламәтлек-безнең үз кулыбызда, аны саклыйк һәм дөрес тукланыйк!
-
ВУЗларда - Ачык ишекләр 14.03.2015

13 март көнне АСОШ №2нең актлар залында КГЭУ вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу без-11 класс укучылары өчен бигрәк тә файдалы булса,9-10 класс укучылары өчен дә уйлана торырга җирлек бирде.ВУЗ кабул итәсе экзаменнар,баллар,әзерләү юнәлешләре,студент тормышы,яшәү шартлары,стипендия төрләре,уку йортының дәрәҗәсе турында бик тулы информация бирделәр.Укырга теләк булу,укучының тырышып укуы,иҗтимагый хезмәттә активлыгы -һәр укучының үз файдасына эшләве бик матур аңлатылды.Очрашуда уку йортының беренче курс студенты үз үрнәгендә кызыксындырырлык итеп сөйләде.Укучыларыбыз матур хыяллар белән кайтты.Ә без уңышлар телибез һәм максатка ирешү юлында бердәм эшебезне дәвам итәбез.
-
Көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге 12.03.2015

Мәктәбебездә һәр көн иртәнге зарядкадан башланып китә. Бу атнада башлангыч класслар ягында 3 класс укучылары дежур тора. Дежур буларак алар иртән күнегүләр ясата. Бу файдалы шөгыль балаларга көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге бирә.
-
5 класста тәрбия сәгате 11.03.2015

5 класс укучыларына Гүзәл Рүзәлевна Җиңүнең 70 еллыга багышланган тәрбия сәгате үткәрде.Тәрбия сәгатенең темасы "Корал һәм каләм тотып" дип атала.Бу дәрестә сугышта катнашкан шагыйрьләр,язучылар турында мәгълүматлар бик күп тупланган иде.Шулай ук җәлилчеләр турында да аерым тукталып сөйләп кителде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, кайбер укучыларга җәлилчеләр турында папка тупларга бирелгән иде.Укучылар герой шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
















