Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Арча балы"нда кунакта 11.03.2015

Бүген Арча мәдәният йортында Рәсәй федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан "Арча балы" рамкаларында мәктәпләр арасында район конкурсы булды. Матур купшы күлмәкләрдән киенгән кызлар, элегант кавалерлар әлеге бәйрәмнең чын-чынлап хуҗалары иде бу балда. Полонез, подеграз, вальс, полька... Нинди генә бию биемәделәр бүген Арча районы конкурсантлары. Һәрбер бию бик яхшы әзерләнгән һәм ниндидер серлелек, затлылык белән сугарылган иде. Конкурста безнең мәктәпнең укучылары Вильданова Гөлфия Шамилевна җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар һәм "Сәхнә культурасы" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Пробный имтиханнар дәвам итә 10.03.2015 11 класс укучылары әледән әле төп һәм сайлау фәннәреннән пробный имтиханнар тапшыруларын дәвам итәләр.Нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле.

-
Молодцы ребята 08.03.2015

7 марта на ледовом дворце Арча-Арена прошли соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 2000 г.р. и младше. Наши юноши в одной команде с учащимися Нусинской школы приняли участие в этом мероприятии и заняли 3 место. Молодцы! Успехов и удачи вам в следующих соревнованиях!
-
Математикадан ачык дәрес 07.03.2015

Бүген математика-информатика атналыгы кысаларында 5 класста математикадан ачык дәрес узды. Математика укытучысы Сагдуллин Рамиль Шәрифуллович "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау" гомумиләштерү дәресен Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт-дәрес итеп оештырган. Дәрестә Сингапур методикасы элементлары, уен элементлары кулланылды. Укытучы Санкт-Петербургта үзенең булганлыгын, Эрмитаж музеендагы фотоларын отышлы кулланды.Дәрестә укучылар уен формалары аша төрле исәпләүләр башкардылар, тигезләмә, мәсьәләләр чиштеләр.
-
Котлыйбыз! 07.03.2015

Хөрмәтле гүзәл затлар: кызлар, апалар, әниләр! Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
-
Тәҗрибәләр кичәсе 07.03.2015

Бүген мәктәп физиканың тылсымлы иленә сәяхәткә чыкты. Укучылар бу илнең кунаклары булып, кызыклы тәҗрибәләргә аңлатма бирделәр, һәр тылсымның физик нигезе булуын күрделәр, үзләре дә тәҗрибәләр күрсәттеләр.
-
70 еллыкка-70 оя 06.03.2015

Мәктәпнең технология укытучысы Шаймарданов Әнис Равилевич җитәкчелегендә укучылар "70 еллыкка-70 оя" акциясендә катнашу максатыннан сыерчык оялары әзерли башладылар. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү, тагын шул ояларга җылы яктан кайтучы сыерчыкларның оялавын күреп, аларның матур сайрауларына карап хозурлану нинди зур тәрбияви мәгънәгә ия!
-
"Әниләргә-бүләккә!" 06.03.2015

Тиздән 8 март- Халыкара хатын -кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан укучылар әниләргә бүләк әзерләү белән мәшгуль. 5 класс укучылары технология дәресендә укытучылары Әнис Равилевич белән берлектә үзенчәлекле бүләк әзерләде. Үз куллары белән ясалган, күңел җылысы кушып эшләнгән бу бүләкләр әниләребез күңеленә хуш килер дигән теләктә калабыз.
-
Алда юллар кайсын сайларга 05.03.2015 Бүген без,11 класс укучылары районда узган КГАВМ һәм КГАУ вәкилләре белән бик файдалы, матур очрашуда булдык. Югары уку йортлары профессорлары, җитәкчеләре без, чыгарылыш классы укучыларын бик теләп үзләренә укырга чакырып, безнең күңелгә җилкенү, матур хыялларга этәргеч бирделәр.Онытылмас студент елларын матур үткәрергә өндәделәр. Район җитәкчебез һәрберебезнең туган ягыбыз өчен бик тә кирәкле булуыбызны,безне тырыш кешеләр итеп күрергә теләвен җиткерде.Һәрберсе укуыбызда уңышлар теләделәр.Очрашу бик ошады.Үзебезнең кирәклегебезне тою горурлык хисе уятты.Бары тик тагын да тырышып укыйсы гына калды.

-
Тәнәфесләр күңелле үтә 04.03.2015

Башлангыч класс укучылары тәнәфестә буш вакытларын күңелле итеп үткәрә. Рәхәтләнеп шашка, шахмат уйный алар. Әлеге уеннар фикерләү сәләтен үстерү өчен дә бик файдалы. Күпчелек укучылар шашканы инде оста уйный. Тиздән әлеге спорт уены буенча ярыш уздырырга исәплибез.
















