Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Шушмабашлар-икенче!!! 29.03.2015

26 март көнне Саба районы Шәмәрдән поселогында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стройда җырлана торган җырлар республика смотр конкурсы булып үтте. (республиканский смотр-конкурс строя и песни) Зона ярышларында Питрәч, Биектау, Арча, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә командалары көч сынашты. Конкурста Арча районы данын яклап Шушмабаш мәктәбе командасы катнашты (җитәкчесе-Гараев Рамил Камилевич). Безнең команда уңышлы чыгыш ясап 2 призлы урынны алды. Капитаннар арасында узган ярышта команданың капитаны Хадиев Илгиз 3 урынны яулады. Хәзер команда Казанда узачак ярышларга әзерләнә. Егетләребез һәм кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Каюм Насыйри укулары 28.03.2015
23 нче мартта Казанда Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. Каюм Насыйри исемендәге укулар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырыла.Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Яшь белгечләр 17 төрле секциядә эшләде.Фәнни-тикшеренү эшләре университет галимнәре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тел белгечләреннән торган мәртәбәле жюри тарафыннан тикшерелде һәм бәяләнде.Безнең мәктәптән 9 класс укучысы Гарифуллина Гүзәл 3 нче урынга лаек булды. Гүзәлне һәм аның җитәкчесе Мортазина Фирая Салиховнаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. -
Сингапур укулары 26.03.2015

25 март көнне Шушмабаш мәктәбе базасында "Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления" темасына сингапур укулары үтте. Укуларда Апаз, Ашытбаш, Носы, Хәсәншәех, Шушмабаш мәктәбе укытучылар коллективлары катнашты. Тренерлар критик фикерләүнең принципларын аңлаттылар, сигез фикерләү тибын сингапур структуралары ярдәмендә күрсәттеләр,фикерләү культурасы асылына төшендерделәр. Эшлекле аралашу, эчтәлекле презентацияләр, тренерларның материалны оста , аңлаешлы , кызыксындыра торган итеп бирүләре сингапур укуларының сизелмичә дә үтеп китүенә сәбәп булды. Барлык тренерларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Яшь кулибинчы-2015 26.03.2015

23 мартта Түбән Мәтәскә мәктәбендә «Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар булып Татарстан республикасы уйлап табучылар, рационализаторлар җәмгыяте һәм “Мәгариф” журналы тора. Конференция 3 бүлектән торды: яшь эзләнүчеләрнең техника өлкәсендәге ачышларыннан төзелгән күргәзмә; тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өлеше; галимнәр катнашында оештырылган осталык дәресләре. Конференция кунаклары һә оештыручылар: Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты ӘЮПОВ Мөхәммәт Йосыф улы, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, «Яшь кулибинчы-2015» конкурсының жюри рәисе НУРУЛЛИН Ринат Гали улы, Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе ХУҖИН Фаяз Шәриф улы, «Сүз» нәшриятенең баш мөхәррире, эзтабар-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы МОСТАФИН Шаһинур Сафа улы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире САБИРҖАНОВ Таһир Әюп улы.
Бу конференциядә безнең мәктәп укучысы Каримов Камил катнашты һәм өченче призлы урынга лаек булды. Кул сәгате белән бүләкләнде. Җитәкчесе-физика укытучысы Р.Р.Нуриева. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кырлайда кунакта 23.03.2015

Шушмабаш-Шекә мәктәбе башлангыч укучылары Кырлайга “Нәүрүз” бәйрәменә кунакка барып кайттылар. Бәйрәмдә әкият геройлары катнашты.Төрле халык әкиятләреннән өзекләр куеп, килгән тамашачыларны сәламләделәр. Укучылар белән берлектә уеннар уйнадылар.Карачкы ясау буенча мастер класс үткәрделәр.Һәрбер катнашучы үзенең куллары белән ясаган карачкыны утта яндырды.Карга боткасыннан авыз иттеләр.Мероприятиенең ахыры музей карау белән тәмамланды. Укучылар өчен күңелле чара узды, алар бәйрәмнән күтәренке күңел белән кайттылар.
-
21 март Халыкара Урман көне 22.03.2015

21 март – Халыкара Урман көне. БМО инициативасы белән 1971 елда билгеләнә. Әлеге датаның төп максаты планетабыз халкын урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау, урман мәйданнарын арттыру,торгызу кирәклеге турында таныштыру. Урман мәйданнарының кимүе, деградациясе – халыкара проблемага әверелде. Аны чишү дөньяның барлык илләре бердәм эш иткәндә генә булачак. Сүзсез урманнарның бетүе халык санының артуы белән дә тарихи бәйле. Урман территорияләре һәртөрле хуҗалык эшчәнлеге өчен уңайлы итеп үзгәртеләләр. Шулай ук янгыннар, корткыч бөҗәкләр, авырулар, уңайсыз табигать шартлары һәм башка сәбәпләр дә аларның мәйданнарын киметә. Ә нәтиҗә нинди соң? Һичшиксез глобаль дәрәҗәдәге проблемалар: туфрак эрозиясе, үсемлек һәм хайваннар күптөрлелеге кимү, су бассейннары үзгәреше, атмосферада углекислый газ артуы, яхшы үзагачның кимүе һәм ахыр чиктә кешелекнең тереклек потенциалы азаю. Укучыларыбызның шушы юнәлештә белемнәрен тагын да тулылындыру максатыннан “Урман дәресләре” үтте. 5-7 классларда – “Урман яшәеш” чыганагы дип аталган беседа үткәрелде. Биология –география укытучысы Х.Рузиля Рафиковна Россиядә урман зоналары турында презентациягә нигезләнеп информация биргәннән соң, урманнның әһәмияте турында укучылар белән эчтәлекле әңгәмә алып барды. “Урман Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Агачлар кадерле, яшәү өчен бик тә кирәкле . Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчне үстерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез” һәм тагын күп мәгълүматлар укучыларны һичшиксез кызыксындырды.
-
"Урман дәресләре" дәвам итә 22.03.2015 Дөньяның икътисади һәм социаль географиясен укучы 10 класс укучылары, 21 март – Халыкара Урман көнен - Дөньяның урман промышленносте турында дәрес - лекция аша белемнәрен яңартып, тулыландырып билгеләп үттеләр. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән. Мәскәү, Новгород, Киев һәм башка кайбер шәһәрләрнең Кремль стеналары агачтан салынган. Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата. Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә. Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура промышленносте өчен кирәк булган. Барлык урман мәйданы Төньяк һәм Көньяк урман поясына бүленә. Кайсысына нинди төркем илләр керә, нинди токымлы агачлар өстенлек итә, нинди максатта файдаланыла, кайсы илләрнең специальләшү тармаклары урман һәм башка күп сорауларга җавап таптылар.

-
Урман һәм Кеше - Халыкара урман көненә багышланган әңгәмә 22.03.2015 Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар. Ә менә каеннарның кәүсәләре ерактан көзгедәй ялтырап тора. Төннәрен алар шәм яктысы сибелгәндәй, кешеләргә юл күрсәтә. Борынгы заманда бабаларыбыз каеннар дүрт төрле үзлеккә ия, дип уйлаганнар. Беренчедән, алар тирә-юньне яктыртып тора. Икенчедән, тавышны басу үзлегенә ия. Мәсәлән, каен агачы калдыкларыннан ясалган дегет белән арба тәгәрмәчләрен майлап шыгырдавын туктатканнар. Өченчесе - дәвалау үзлеге. Каен энергия бирә, организмны савыктыра, суы канны чистарта. Дүртенче үзлеге - чисталык саклау. Шушы дәвалау үзлегеннән файдаланып, каен калдыкларыннан диабет белән авыручылар өчен шикәрне алыштыручы ксилит ясыйлар. Бер каены гына да шулкадәрле файда китергән урманга кешенең мөнәсәбәте ничек соң? Бу сорауга җавапны 8,9,11 класс укучылары “Лес и Человек” видеосын карагач тагын да киңрәк,тулырак таптылар.

-
Кояшка үрелә гөлләр дә 22.03.2015

11 класс укучылары атна дәвамында мәктәпкүләм дежур тордылар. Һәрвакыттагыча гөлләрне дә игътибарсыз калдырмадылар.Күп еллар дәвамында биология укытучылары Рузилә Рафиковна белән берлектә гөлләрне яратып карадылар. Рәхмәт аларга.
-
Мәктәпкүләм соңгы дежурлык 22.03.2015

Атна дәвамында 11 класс укучылары соңгы тапкыр мәктәпкүләм дежур тордылар. Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна өченче чирекне йомгаклау линейкасында укучыларга бу мәсьәләдәге фикерләрегезне башкаларга да җиткерегез диеп, сүз бирде. Укучыларның : "Мәктәпне саклагыз,безнең кебек матур булыгыз" һ.б.шундый фикерләре тыңланды. Укыту - тәрбия завучы Чулпан Миннуловна тулы отчетлар язып, эчтәлекле матур "Яшен" чыгарып дежурлыкка йомгак ясый торган класс булдыгыз, диеп мактады. Киләчәктә уңышлар сезгә, укучылар!
















