Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Открытый урок по информатике
04.03.2015
Сегодня один из уроков информатики прошел открытым. Тема урока "Система компьютерного моделирования - Компас 3D". Урок прошел в 7 классе. В уроке присутсвовали учителя. На уроке были использованы элементы сингапурской методики.
-
Ветераннар килә очрашуга... 03.03.2015

Бүген Шушмабаш мәдәният йортында ветераннарны бүләкләү тантанасы булды. Авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. ветераннарыбызны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады,аларга исәнлек-саулык , гаилә иминлеге теләде һәм ветераннар күкрәгенә хөкүмәтебез бүләге- "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре беркетте. Тантана концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Безнең мәктәбебез укучылары башкаруында патриотик җыр һәм бию, сәнгатьле итеп башкарылган шигырьләр берәүне дә битараф калдырмады, укучыларыбыз чыгышы алкышларга күмелде.
-
Информатика-физика атналыгы 02.03.2015

Бүген 5-7 класслар арасында информатика фәне буенча "Информатик турнир" дип аталган мероприятие булып узды. Мероприятие эчтәлеге сорауларга жавап биреп, уен-музыкаль типта булды. Укучылар ике командага буленеп, үзара фикерләшеп көч сынаштылар. Мероприятие укучылар фикеренчә файдалы һәм зәвыклы булды. Алар соравы буенча мероприятие, тагын бер тапкыр уздырылачак..
-
Инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия форумы 28.02.2015

26-28 февральдә ТИСБИ базасында инклюзив белем бирү юнәлешендә “Учиться и жить вместе: открытое пространство инклюзии”дип исемләнгән Бөтенроссия форумы үткәрелде.Форум ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышлап уздырылды .Аның шушы югары уку йорты базасында үткәрелүе дә очраклы түгел.ТИСБИ күп еллар дәвамында инклюзив укыту буенча эш алып бара.Форумда РФ һәм ТР дәрәҗәсендәге җитәкчеләр:РФ Мәгариф һәм Фән министры урынбасары В.Ш.Каганов( видео),РФ Дәүләт Думасы депутаты, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте вице-президенты О.Н.Смолин, РФ ЮНЕСКОның җаваплы секретаре Г.Э.Орджоникидзе кебек мәртәбәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады.Америка кунаклары:философия фәннәре докторы Вирджиния Симмонс,программалар авторы Сай Гилберт чыгышлары тыңланды .Шулай ук академик,коррекцион педагогика институты директоры Н.Н.Малофеев лекция укыды.Форумда 300дән артык кеше ,шул исәптән безнең районнан 5 кешелек делегация катнашты,һәрберсе катнашучы сертификатына ия булды.Алар арасында безнең мәктәп укытучысы Сабитова Т.Ә.да бар. Форум мастер-класслар,лекцияләр,дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр,тәҗрибә уртаклашулар белән үрелеп барды.
-
"Ватаным-ал таңым!" очрашуы 28.02.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында авылыбызның хөрмәт һәм ихтирамга лаек запастагы полковниклары Шигапов Бари Гыйльметдинович һәм Гомәров Рөстәм Кәлимуллович белән"Ватаным-ал таңым!" дип исемләнгән очрашу булды. Очрашуда Арча башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделфәртович Нуриевның катнашуы һәм Арча мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфәт Миннефарович Дәүләтбаевның булуы, Сергей Лимусович Баһаветдиновның катнашуы бәйрәмебезне тагын да тантаналы төсмерләргә баетты. Район җитәкчесе Ильшат Габделфәртович залда утыручы хөрмәтле кунакларыбызны бәйрәм белән котлады, мәктәп укучыларына һәм укытучылар коллективына үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Мөхтәрәм кунаклар укучыларны үзләренең тормыш юлы белән таныштырдылар. Аларның һәр сүзендә Туган илебезне ярату,өлкәннәргә хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисе чагыла иде.Кунакларыбызның чыгышы укучылар тарафыннан әзерләнгән, аларның тормышын чагылдырган матур презентацияләр белән үрелеп барды. Мәктәбебез укучылары башкаруында патриотик җырлар, дәртле биюләр белән аралашып барган бәйрәм сизелмичә дә узып китте. Очрашуда катнашкан һәр укучы күңелендә бүгенге вакыйга бик озак сакланачак әле...
-
Үз кулларыбыз белән... 27.02.2015

Яз килә. Кояш көннән көн ныграк яктырта. Башлангыч класс укытучылары һәм укучылары класс бүлмәләренә кояштан качу өчен үз куллары белән уңайлы һәм арзанлы жалюзилар ясады. Теләсәгез, сезне дә өйрәтәбез!
-
Физик аукцион 27.02.2015

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында кызыклы аукцион булып үтте. Укучылар белемнең нинди кыйммәтле товар икәнен аңлаганнардыр!
-
Чисталык сагында. 27.02.2015

Бүген мәктәбебездә генеральная уборка үтте. Һәр класс үзенә бүленгән территорияне ялт иттерде! Афәрин!
-
КФУда биология олимпиадасында катнашу 26.02.2015 25 февральдә КФУда үткәрелгән биологиядән регионара предмет олимпиадасының очный турында 11 класс укучылары Рахматуллина Алсу һәм Хасанова Гөлназ катнаштылар.Укучылар тирән белем таләп итә торган 9 сорауга тырышып җавап яздылар.Сораулар үзенчәлекле иде.Укытучылары Рузилә Рафиковна.

-
Класс җитәкчеләре һәм педагог- психологлар семинары 26.02.2015

Педагог-психологларның һәм класс җитәкчеләренең АГ №5 тә район семинар-практикумы узды. Темасы: " Профилактика деструктивных форм поведения детей и подростков" дип аталды. Гимназия якты йөз белән каршы алды. Семинар-практикум файдалы оештырылган иде. Семинарда 11 класс җитәкчесе - Рузилә Рафиковна катнашты.
















