Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Иҗат отчет концерты 17.04.2015

16 апрель көнне мәктәбебезнең актлар залында театр һәм "Оста куллар"түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучыларының иҗат отчет концерты булды.Укучылар "Безнең урманда ниләр бар?" сәхнәләштерелгән музыкаль композициясе куйдылар. Вильданова Г.Ш. укучыларның сәхнә культурасы, башкару осталыгы, җыр һәм бию элементларының осталыгы белән шаккаттырса, "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Шавалиева Г.Ф. декорация һәм күз явын алырлык сәхнә костюмнары белән тамашачыларны хәйран калдырды. "Кенәр балалар иҗат йорты"ннан килгән экспертлар тарафыннан укучыларга югары бәя куелды.Җитәкчеләре Вильданова Гөлфия Шамилевна һәм Шавалиева Гөлнара Фирдәүсовнага экспертлар тарафыннан матур бәяләмә бирелде.
-
"Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәcе 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих - этнография музеенда сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Моңлы сазым" дип аталган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Газизова Адилә чыгыш ясады.(җитәкчесе Сабитова Т.Ә.) Ул шагыйрьнең "Утырышу" шигырен тәкъдим итте. Аның чыгышы көчле алкышларга күмелде.Уңышлы чыгыш ясаганы өчен, Диплом белән бүләкләнде.Әлеге кичә әдәбият сөючеләр күңелендә озак сакланыр.Чараны оештыручы музей җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
-
"Мәгариф" өстенлекле милли проекты 16.04.2015

Бүген "Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар конкурсында катнашучы укытучыларның хезмәте белән танышу буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. Бүгенге тыңлауда иң иҗади, иң тырыш укытучылар катнашты. Җәмәгать тыңлауларының максаты- безнең укытучыларыбызның эш тәҗрибәсен, аларның ирешкән уңышларын, күрсәткечләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Безнең мәктәптән бу мәртәбәле конкурста талантлы укытучы Нуриҗанов Эльнар Таһирович катнашты.Конкурста катнашучы барлык укытучыларга иҗади уңышлар һәм зур җиңүләр юлдаш булсын иде.
-
Агач җимеше белән , кеше эше белән 15.04.2015

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары "Кенәр балалар иҗаты йорты" өстәмә белем бирү учреждениесе үткәргән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кул эшләре эшләп тапшырдылар. 2 класс укучысы Ларин Руслан 3 дәрәҗә , 3 класс укучысы Газизова Нурзилә 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен күреп бик шатландылар.Эшнең нәтиҗәсе булу бик күңелле.
-
Иҗат концерты 15.04.2015

Бүген мәктәпнең актлар залында 2015 ел-Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 7 класс укучыларының иҗат концерты булып үтте. Кызыклы чыгышлар, Хуҗа Насретдин мәзәкләре, матур җырлар, күңелле биюләр белән үрелеп барган концерт сизелмичә дә узып китте. Концертны оештырган класс җитәкчеләре Галяутдинова Ләлә Фәритовнага һәм 7 класс укучыларына зур рәхмәт әйтәбез һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Язгы табигатькә сәяхәт 14.04.2015

Туган ягыбызга яз килде. Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын күзәтү максатыннан башлангыч класс укучылары Шушма елгасы буена сәяхәткә чыкты. Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү яхшылап аңлатылды. Тал песиләрен, беренче чәчәкләрне укучылар сокланып күзәтте.
-
12 апрель- космонавтлар көне 13.04.2015

12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел, 2015 ел , бигрәк тә истәлекле.Космоска менүгә 50 ел тулды. 1961 елның 12 апрелендә беренче булып, бортына кеше утыртылган космик корабль орбитага оча . Ул -очучы-Юрий Алексеевич Гагарин була. Шушы истәлекле дата буенча мәктәптә укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Өй эше буларак,космонавтикага багышланган рәсемнәр ясап килгәннәр иде.
-
Сәлам фронттан 12.04.2015

"Казан арты" тарих- этнография музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Сәлам фронттан" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә укытучылар, тәрбиячеләр һәм укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Сәгъдуллин Айзат уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнде.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 10.04.2015

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында "Будь готов! Скажи нет!" акциясе булып үтте. Акцияне оештыручылар җәмәгать урыннарына чыгып "Сез законны беләсезме?" викторинасы үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, наркотик матдәләр саклау, кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тарту булачагы һәм аның статьялары белән таныштырдылар.
-
Тиздән безнең имтиханнар 10.04.2015

4 нче сыйныф укучылары өчен тиздән имтиханнар. Укучылар яңа стандартлар буенча үзләренең алган белемнәрен тикшерәчәкләр. Ә хәзер алар һәрбер фәннән янып- пешеп белемнәрен ныгыталар.”Китап белем чишмәсе” дип тикмәгә генә әйтмиләр икән.
















