Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Ветеран укытучылар дәрес бирә
16.10.2015
15 октябрь көнне Апаз мәктәбендә Арча педагогия көллиятендә күп еллар буе физик тәрбия укыткан укытучы Бакиров Бари Каюмович 11 класс укучылары белән дәрес күрсәтте.Дәрес эзлекле рәвештә алып барылды укучылар да каушап калмадылар укытучы кушканнарның барысында үтәделәр.Ветеран укытучыларның дәресләре яшь буынга үрнәк булып торсын иде.
-
Талантларны барлыйбыз! 15.10.2015

Яңа уку елында "Могҗизалы иҗат дөньясы" почмагы үз эшен башлап җибәрде. Сәнгать укытучысы Муртазина Ф.С. тәкъдиме белән сәләтле укучыларның иҗат җимешләре белән укучыларны һәм укытучыларны таныштыру башланды. "Моя первая выставка" дип аталган марафонны 11 сыйныф укучысы Сагдуллина Р. башлап җибәрде.Раилә соңгы елларда ясаган рәсемнәре белән мәктәп укучыларын таң калдырды. Дебютың белән сине!
-
Шекә мәктәбендә көзге уңыш бәйрәме 15.10.2015

-
Идет подготовка к олимпиадам. 12.10.2015

-
Казанда ярминкәләр гөрли 12.10.2015

10 октябрь көнне "Казан" агропромпаркында республика мәктәп ярминкәсе уздырылды. Ярминкәдә безнең мәктәп коллективы да катнашты. Мәктәп бакчасында үстерелгән продукция ассортименты күптөрле , эстетик зәвыклы бизәлеш , һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 12.10.2015

Хөрмәтле Рәзилә Габделнуровна!
Максатчан, тырыш җитәкчебез һәм кызыксынучан, иҗади коллегабыз!
Сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Сезнең зур шатлыгыгызны эчкерсез уртаклашабыз. Сезгә сокланып иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Тәнегездә сәламәтлек, күңелегездә тынычлык, гаиләгездә тигезлек булсын. Үзегездәге кебек күркәм сыйфатлар белән нарасыегызны да Ходай юмарт бүләкләсен, сау-сәламәт, бәхетле бала булып үссен.
Сезгә кадерле әни, сөекле тормыш иптәше, үз эшенә бирелгән җитәкче булу бик килешә.
Тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар теләп ихтирам белән СЕЗНЕҢ КОЛЛЕКТИВ.
-
Сез барыбызга да үрнәк! 07.10.2015 Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз, ә кайберләребезнең яраткан, аның кебек булырга хыялланган укытучылары, ә өченчеләребезнең ныклы белем биреп, хәерле юл теләп озатып калган укытучы апа- абыйларыбыз искә килеп баса. Сабый балага, тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, туры юл күрсәтеп, дөньяны танып белергә ярдәм итүче кеше ул - укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем- телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Еш кына укытучыны сынчы белән чагыштыралар,тик кеше баласы мәрмәр дә, балчык та түгел, аннан тиз генә ни теләсәң шуны әвәләү һич мөмкин түгел.Укытучының бурычы-кечкенә генә шәхестә үзенчәлекле сыйфатларны күрә белү, аларга иҗади якын килеп, киләчәктә шофер, галим, табиб һәм башка һөнәр ияләрен, ә иң мөһиме зур хәрефтән башланган кеше тәрбияләү. Ә менә ветеран укытучыбыз Әминә Усмановна үзенең хезмәт юлында нәкъ үзе кебек киң күңелле, таланты, сәләте белән аерылып торган укучысында үз хезмәтенә кызыксыну уяткан, мәхәббәт тәрбияләгән. Эшкә җаваплы караш, бар күңелең белән бирелгәнлек, кешеләргә карата ихтирамлы булу кебек күркәм сыйфатларны үз үрнәгендә тапшыра алган зирәк Мөгаллимә апа, бүгенге көнгә кадәр, яраткан укучысының хөрмәтен, рәхмәтен тоеп, күреп яши. Беренче укытучысын, бүгенге көндәге чал чәчле остазын бер генә бәйрәм котлавыннан да калдырмыйча, һәрдаим хәл-әһвәл белешеп, хөрмәтләп яши, безнең коллегабыз Фәридә Марселевна үзенең тормыш иптәше Рәис Тәбрисович белән. Буыннар чылбыры дәвамлы булсын, үз укучыларыгыз да, Сез бүген ашыккандай, Сезнең хәлегезне белергә ашыксын дигән, күркәм теләктә калам. Сез барыбызга да үрнәк! Сезне һәм барлык коллегаларымны бәйрәм белән котлап Рузилә Рафиковна.

-
Өлкәннәр декадасы 07.10.2015

6 октябрь көнне мәктәбебездә өлкәннәр декадасы уңаеннан "Буыннардан килә безгә кирәк җылы..." дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәмдә Шушмабаш авыл җирлегенең мөхтәрәм өлкән кешеләре-хөрмәтле ветераннар катнашты. Бәйрәмнең 1 нче өлешендә башлангыч класс укучылары бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Оныкларының чыгышын көчле алкышларга күмде әбиләребез һәм бабайларыбыз. Укучылардан соң сәхнәдә эстафетаны өлкән буын вәкилләре кабул итте. Рәхәтләнеп җырлашып, яшь чакларны искә төшереп, бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, сәхнәдә татарча биеп, чын күңелдән күңел ачты ветераннарыбыз бу көнне. Бәйрәмнең икенче өлеше исә мул табыннар артында дәвам итте. Мәктәп коллективы, авыл җирлеге тарафыннан оештырылган әлеге кичә буыннар арасындагы чылбырны тагын да якынайтучы бер чара булып тора.
-
УКЫТУЧЫ хезмәте кыйммәтле һәм гүзәл! 07.10.2015

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.
Укучыларымда дөньяга дөрес караш, хезмәткә теләк, тормышны ярату, кешеләргә ихтирам тәрбияләүгә шактый өлеш кертә алган булсам, димәк хезмәтем бушка китмәгән,- диеп горурланырга язсын иде.
Мәктәбебезнең җанлы тормышында кайнап яшәгән,тырышып укыган, олимпиада - конкурсларда алдынгы урыннарга ирешкән, матур иҗат иткән 2014 - 15 уку елы чыгарылыш классы укучыларымны сагынып, аларга һәрвакыттагыча изге теләктә калам һәм аларның сәламнәре белән уртаклашасым килә:
Хөрмәтле укытучыларым! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, шатлык-куанычлар телим. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасыннар. Ин изге теләкләр белән укучыгыз - Энҗе Халиуллина.
Бәйрәм белән Сезне, Рузилә апа! Сәламәтлек, эшегездә уңышлар, сабырлык, тынычлык, шатлык – куанычлар телим - Халиуллина Энҗе.
Укытучылар көне белән Рузилә апай! Яраткан эшегездә уңышлар! БӘЙРӘМ белән! – Гөлназ Хасанова.
Рузилә Рафиковна, бәйрәмегез белән! Сезгә иң изге теләкләрне генә телим. Гел шундый ягымлы, аңлаучан, алыштыргысыз укытучы булып калыгыз. Эшегездә уңышлар, гаиләдә тынычлык, ныклы сәламәтлек телим. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, сагынабыз Сезне! - Алия.
-
Шекә мәктәбендә өлкәннәр һәм укытучылар бәйрәме 06.10.2015

Шекә мәктәбе үзенә ветеран укытучыларны һәм өлкәннәрне җыйды. Укучылар өлкәннәрне үзләренең чыгышлары белән куандырды.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
















