Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
1 класста ачык тәрбия сәгате 25.11.2015

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1 класста ачык тәрбия сәгате үтте. Зайнагова Л.Р. укучыларын дус яшәү серләренә өйрәтте. Укучылар уен формасында дуслык турында кагыйдәләр төзеделәр, үзләренең дуслары белән таныштырдылар, матур җыр тәкъдим иттеләр, Чукмар белән Тукмар турында мультфильм карап үз фикерләрен җиткерделәр.
-
"Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү тантанасы. 25.11.2015

Мәктәпнең "Карлыгач" балалар оешмасында бүген зур бәйрәм. 2 класста укучы 9 укучының түшләренә кояшка,яктылыкка омтылучы, эшчән, тырыш туган ягыбызга яз алып килүче карлыгач төшерелгән значоклар тактык. Алар укытучылар, тәрбиячеләр, өлкән "Карлыгачлар", Варислар каршында, яхшы "Карлыгач" булырга һәм "Карлыгачларның" кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр. Без "Дуслык" исемендәге дружина берлеге2 класс укучыларын бәйрәмнәре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
1 класста ачык дәрес 24.11.2015

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1 сыйныфларда математикадан ачык дәрес үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары математикадан өйрәнгән белемнәрен күрсәттеләр,6 саны һәм цифры белән таныштылар,язарга өйрәнделәр. Киләчәктә аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
Педагогик киңәшмә 24.11.2015

Бүген мәктәпнең барлык педагоглары катнашында педагогик киңәшмә узды. Эшлекле киңәшмәдә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. мәктәпнең 1 чирек нәтиҗәләренә анализ ясады. 5 класс укучыларының адаптациясе хакында сөйләшү, шулай ук БДИ һәм ОГЭ ны уңышлы тапшыру юллары хакында фикер алышу үткәрелде, хезмәтне саклау буенча чыгыш тыңланды.
-
11класста ата-аналар җыелышы 23.11.2015

Шимбә көнне мәктәптә11 классның әти-әниләре җыелышы узды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. әти-әниләрне быелгы уку елында БДИ тапшырудагы яңалыклар , үзгәрешләр белән таныштырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыруда ата-аналарның да роле зур булуын искәртте.
-
Уңган хуҗабикәләр 23.11.2015 Башлангыч класслар атналагында Шавалиева Г.Ф. җитәкчелегендә озайтылган көн төркемендә,әниләр белән берлектә "Уңган хуҗабикәләр" исеме астында әниләр бәйрәме үтте. Бәйрәм командаларга бүленеп төрле ярышлар,җыр-биюләр белән үрелеп барды.

-
Мәктәптә башлангычлар атналыгы башланды
23.11.2015
Башлангыч класслар атналыгы программасы
23.11.15 - 28.11.15
Дүшәмбе
1. Атналыкны ачу.
2. “Кем ул УКУЧЫ?” – укучылар өчен кагыйдәләрне искәртү.
3. “Кем дәфтәре иң шат йөзле?” – пөхтә дәфтәрләр бәйгесе.
4. “Написание о и ё после шипящих (в окончаниях и суффиксах существительных и прилагательных, в корнях существительных)” - урок русского языка в 4 классе.
/Тазетдинова Г.Р./
Пәнҗешәмбе
1. “Йомры, йомшак сары йомгак” – 2 класста технология дәресе.
/Габитова Л.М./
2. “Урманның дуслары” - мәктәп иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашында әкияти тамаша.
/Вильданова Г.Ш./
3. “Джунгли чакыра” – мероприятие
/Габитова Л.М./
Сишәмбе
1. “Көндәлек – укучы көзгесе” - укучыларның көндәлек тотышын барлау.
2. “6 саны һәм цифры” – 1 класста математика дәресе.
/Зайнагова Л.Р./
3. “Уңган хуҗабикәләр” - мероприятие
/Шавалиева Г.Ф./
4. “Әнием, кадерлем!” – рәсем конкурсы.
Җомга
1. “Укучы сумкасында ниләр бар?” – сумкаларда тәртип урнаштыру.
2. “Өч теләк” - 3 класс укучылары катнашында спектакль
/Сөнгатуллина Ф.М./
3. “Туган көннән дә шәп бәйрәм юк икән...” – мероприятие
/Тазетдинова Г.Р./
Чәршәмбе
1. “Дус яшәү серләре” – 1 класста класс сәгате
/Зайнагова Л.Р./
2. “0, 1,2,3,4,5, 6. Ныгыту” – 1 класста ата-аналарга ачык математика дәресе.
/Зайнагова Л.Р./
3. 2 класс укучыларын “Карлыгачлар берлеге”нә кабул итү тантанасы.
/Каюмова Г.Н./
4. “Әкияттә – кунакта” - татарча мультфильмнар карау.
5. “Без талантлар эзлибез” - иҗат конкурсы
Шимбә
1. “Кем яратмый өчлене, ычкындырмый бишлене...” – укучылар арасында иң күп “5”ле алучылар бәйгесе.
2. “Томан һәм болытлар. Явым-төшемнәр.” - 3 класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес.
/Сөнгатуллина Ф.М./
3. 4 класс кызлары “Яшь ТНВ” да кунакта
/Тазетдинова Г.Р./
4. Атналыкны йомгаклау.
-
Толерантлык планетасы 21.11.2015

19 ноябрь көнне 6 класс укучылары белән толерантлык буенча тәрбия сәгате үтте. Укытучылары презентацияләр белән төрле әкиятләрдән мисаллар китереп дәресне бик матур итеп алып барды.Укучылар кызыксынып игътибар белән тыңладылар.
-
Безнекеләр сынатмады 21.11.2015

20 ноябрь көнне безнең мәктәбебездә профсоюз членнарының теннис һәм батминтон буенча зона ярышлары булып узды.Кискен ярыштан соң безнең укытучыбыз Гөлназ Ильясовна батминтон буенча 1 урын,Гүзәл Рузалевна теннис буенча 3 урын яуладылар.Аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Яңа Кенәр балалар иҗат йортына сәяхәт 20.11.2015

















